Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 12нче лицейда хәрби-патриотик диктант яздылар (+фото һәм видео)

Диктант язарга, үз белемнәрен сынап карарга “Беркут” хәрби-патриотик клуб курсантлары, “Форпост” хәрәкәте вәкилләре һәм “Юнармия” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде.

Хәрби-патриотик диктант быел беренче тапкыр үтте.

Диктант биремнәре Россия армиясенең танылган хәрби сугышларына һәм җиңүләренә, Россиянең бөек полководецлары тормышына һәм хезмәтенә, шулай ук Россия хәрби тарихы чагылган сәнгать, әдәбият әсәрләренә багышланды. 60 минут эчендә катнашучылар 60 сорауга ноутбукларда җавап бирделәр. 50 дән артык катнашучы килгән иде.

Декабрь аенда диктантның нәтиҗәләре билгеле булачак.

12нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Елизавета үземнең хәрби-патриотик белемнәремне сынарга килдем, ди. “Бу теманы әйбәт беләмме икәнемә ышанырга килдем. Шулай ук үзем өчен кайбер яңалыкларны да белдем. Мин “Юнармия” хәрәкәтендә 6нчы ел. Әлеге хәрәкәттә булу лидерлык, түземлелек сыйфатлары тәрбияли”, - ди.

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев