ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ
-
Кәфенлекне иртә әзерләп куярга ярыймы?
Бүгенге сәхифәбездә сездән килгән сорауларга җавап эзләдек Яраткан кешеңне кайтара торган махсус дога бармы? Өйдә ат сыны рәсеме торса ярыймы? Әлеге һәм газета укучыларыбызны борчыган башка сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.
-
Өйдәге сихерләнгән әйберне тапмыйча, сихерне бетереп булмый
Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә?
-
Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?
Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди?
-
“Бәкара” сүрәсе укылган йортка шайтан керми
Ни өчен яңа нигезгә күчкәндә үзең белән мәче алып керергә ярамый? Яңа йортны төзеп бетерү уңаеннан корбан чалырга кирәкме? Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә? Сәхифәбезнең даими кунагы – «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән без шул турыда сөйләштек.
-
Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
Килер көннәргә күпме генә зур өметләр баглап яшәсәк тә, иртәме-соңмы, барыбер бу дөньядан китәчәкбез. Беребез дә монда калмаячак, моны барыбыз да бик яхшы аңлый. Якыннарыбыз вафат булса, бу зур югалтуны авыр кичерәбез.
-
Бала сорап укыла торган ДОГА
Мәгънәсе: «Әй Раббым! Мине берүземне генә калдырма. Син – варисларның иң яхшысы».
-
Госел алу ТӘРТИБЕ
Госел бөтен тәнне ышкып, юып коену дигәнне аңлата.
-
Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога
Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган доганы укып китегез.
-
Күрәзәче, багучыга барган кешенең намазы 40 көн буена кабул булмый
Бүген халык арасында киң таралган гөнаһлы гамәлләрнең берсе булган күрәзәчелек турында бәян итәргә ниятләдем.
-
Дин һәм спорт. Җиңгәндә дә Аллаһны телгә ал
Елдан-ел сәламәтлегенә игътибарын арттыручылар саны ишәя. Спорт белән шөгыльләнү күпләрнең көндәлек режимына да керә. Мөселманнар да читтә калмый, билгеле. Ислам дине спортка нинди мөнәсәбәттә? Исламда тыелган спорт төрләре бармы? Ризыкка төрле катнашмалар өстәп, тән массасын үстерергә ярыймы? Мөселман өчен нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү хәерле?
-
Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа яхшылык кыл
Кимчелекләребезне танырга да, башкаларга күрсәтергә һәм әйтергә дә һич теләмибез. Янәсе куәтлеләр рәтеннән төшереп калдырулары мөмкин.
-
Ни өчен ватык чынаяктан чәй эчәргә ярамый?
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ватык чынаяктан эчү турында аңлатты.
-
Кыямәт көнендәге мәхшәрне күреп, яшь баланың да чәче агарыр
Ахырзаманның кайчан җитәчәге билгеле булмаса да, галимнәр аның галәмәтләренә ишарә ясый. Алар нинди билгеләр һәм бу көн турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Мәхшәр мәйданында адәм баласын нәрсә көтәчәк? Әлеге сораулар белән без Иске таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫСка мөрәҗәгать иттек.
-
«Син миңа бирмәдең әле»: Сәдаканы сорап алырга ярыймы?
– Бер көнне ашта булырга туры килде. Мулла укып бетергәч, йорт хуҗалары сәдака өләшә башлады. Аннары ашка килгән кешеләр дә, урыннарыннан кузгалып, хәер таратты. Ахырдан кемнең кемгә сәдака биргәнен-бирмәгәнен дә бутап бетерделәр. Сәдаканы син миңа бирмәдең әле, дип сорап алучылар да, ашка килмәгән туганы өчен сәдака сорап алучылар да булды. Сәдаканы сорап алу дөрес түгел бугай бит? Ашка килгән кеше дә сәдака өләшергә тиешме? Мәүлидә Вафина. Әлмәт
-
Мөселман кешесенә банкта эшләргә ярамый
– Мин банкта эшлим. Күптән түгел намазга бастым. Миңа хәзер эш урынымны алмаштырырга кирәк булачакмы? Динар Вәлиев. Казан