Айдар Галимовның кызы Айгизә: “Ни өчен мин шундый булып туган?”

Җырчы Айдар Галимовның кызы Айгизә үзенең “Инстаграм” битенә еш кына үзе, тормышы турында яза. Ә бу юлы ул үзенең күзләре турындагы дөреслекне ачып салган.
– Шәхси битемдәге укучыларга бераз ачылгач, мин үземне борчыган әйберләр турында яза башладым. Һәм беләсезме, шуннан соң миңа күпкә җиңелрәк булып калды.
Бу юлы күзләрем турында язам. Ул – минем балачагымның иң авыр темасы. “Очлы телле” кешеләр һәрвакыт табылып кына торды. Беләсезме, шул чакта “начар кешеләр”нең (җинаятьчеләрнең) искиткеч матур күзле булуларына ачуым килә иде. “Күзләр – күңел көзгесе булгач, ни өчен соң мин шундый күзләр белән туган?!” дип уйлый идем. Туганда минем сул як күзем бөтенләй ябык булган. Әни беркайчан да аның ни өчен шулай булуы турында миңа сөйләмәде. Ләкин мин һәрвакыт күпне белергә теләгән кечкенә Шерлок булдым һәм әнинең күз табиблары белән сөйләшкәнен яшерен тыңлап тордым. Бу авыру – тумыштан килгән птоз дип атала. Дөресрәге, минем күз кабагында күзне ачу һәм ябучы мускуллар юк. Бары тире генә. Шуңа күрә, киләчәктә мин танылгач, матбугатларда мине: “Бигрәк инде, 3 яшендә беренче пластик операция ясаткан!” дип язарлар әле.
Күпләр мине күз кыса дип уйлый. Шуңа да мин җилбәзәк кебек күренәм. Ә чынлыкта мин яртылаш күземне аскы мускуллары белән ябам. Өске күз кабагы тегелгән. Йоклаганда мендәргә капланып йоклыйм, чөнки төнлә ярым ачык күзем белән янымда йоклап яткан кешене куркытуым бар.
“Ни өчен синең бер күзең кечкенә?” диючеләргә: “Кечкенә түгел, ә яртылаш ябык”, дип җавап бирәм. Хәзер инде бу минем өчен кимчелек түгел, ә бер үзенчәлек.
http://akcharlak.com/article/aydar-galimovny-kyzy-aygiz-ni-chen-min-shundyy-bulyp-tugan-/
-
23 апрель 2018 - 16:06Яшьләр кайсы җырчыны күбрәк ярата? (РЕЙТИНГ) Халыкның һәм бигрәк тә яшьләрнең нинди музыка тыңлавы турында мәгълүмат туплау шактый кыен.
-
23 апрель 2018 - 15:00Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 14:28Могҗизамы: әти-әниләре үлеп 4 ел үткәч, бала туган Сабыйны картәти-картәниләре үстерәчәк
-
23 апрель 2018 - 14:02“Заман сулышы” сайтында яңа конкурс башлыйбыз: “Безнең гаилә” Конкурста катнашу өчен гаиләгез белән төшкән фотоны җибәрергә кирәк.
-
23 апрель 2018 - 12:36Татарстанда өч хатын-кыз мәетенә тап булганнар Узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә өч хатын-кыз мәетенә тап булганнар.
-
23 апрель 2018 - 11:371 Май бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк. Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез. Быел 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
23 апрель 2018 - 10:50TMTV премиясен тапшыру чарасыннан иң кызыклы ФОТОлар Пирамида күңел ачу үзәгендә TMTV премиясен тапшыру тантанасы гөрләде.
-
23 апрель 2018 - 10:18Түбән Чыршылыда йорт-җир, бина тирәләрен, урамнарны тәртипкә китерделәр Һава торышынын үзгәреп торуына карамастан,Түбән Чыршылы авыл җирлегендә язгы өмәләр башланды.
-
23 апрель 2018 - 10:03Лениногорск районында машина юл читенә төшеп әйләнеп капланган Юл һәлакәте кичә иртәнге 6 сәгать 47 минутта Иске Писмән авылының Центральная урамында була.
-
23 апрель 2018 - 09:43Дөньядагы иң ишле гаилә Һиндстанда яши 72 яшьлек Зиона Чананың 39 хатыны, 94 баласы һәм 33 оныгы бар. Алар барысы да бергә яши.
-
23 апрель 2018 - 08:46Поезд астында калып һәлак булган 8 яшьлек кызны Казанның Арча зиратында җирләделәр Һәлак булган Сания Хәбибуллина – волейбол буенча дөнья чемпионкасы Юлия Хәбибуллинаның кызы.
-
22 апрель 2018 - 19:25"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде "Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды.
-
9 апрель 2018 - 12:41Бал сатыла Бал
-
21 апрель 2018 - 18:10Юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән Һәлакәт кичә кичке җиде тирәсендә Гребенки авылы тирәсендә булган.
-
22 апрель 2018 - 17:04Лениногорск районында машина юл читенә төшеп әйләнеп капланган Юл һәлакәте бүген иртәнге 6 сәгать 47 минутта Иске Писмән авылының Центральная урамында була, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
-
21 апрель 2018 - 10:23Лениногорскилыларны бүләкләделәр Лениногорск Мәдәният сараенда җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр.
-
20 апрель 2018 - 09:18Бакчадагы сабыйларга уайт-спирит эчергәннәр Бу хәл шушы көннәрдә Мәскәүдәге бер балалар бакчасында булган.
-
20 апрель 2018 - 14:06БӘХЕТ УЛ ВАК-ТӨЯКТӘ - Люция Закирова яза Бер карасаң, бар да әйбәт кебек: көннәр-төннәр тезелеп үтә тора. Җан гына нидер көтә һаман. Бәхет көтәме? Байлык көтәме? Ниндидер матурлыкмы? Иртәгәсе көн бүгенгедән дә яхшырак булыр, диме? Уйлап карасаң, бәхет бит ул көндәлек вак-төяк тә.
-
21 апрель 2018 - 17:14Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәләре һәм аттестация тапшыру көннәре билгеле.
-
20 апрель 2018 - 08:23Лениногорск мәктәбе укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде (ФОТОЛАР) Мәдәният сараенда Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган нәфис сүз бәйгесе булып узды.