Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илмира Нәгыймова кече хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанына юл тоткан.
Изге сәфәре турында ул социаль челтәрләрдә сөйләде, дип яза «Шәһри Казан».
«Барысы да мине югалтты. Ә мин юлда. Монда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең кабере урнашкан. Биредә барлык теләкләр дә үтәлә. Миңа ни генә теләсәгез дә, барысы да йөз тапкыр, мең тапкыр кайтарылсын. Ходай сезгә дә монда килергә мөмкинлек бирсен», — дип язган җырчы.
Нәгыймова юлдагы кыенлыкларга карамастан, үзен бик бәхетле хис итүен дә белдергән.
Исегезгә төшерәбез, Ислам динендә хаҗ кылу — мөһим гыйбадәтләрнең берсе. Ә кече хаҗ, ягъни гомрә, елның төрле вакытында кылына ала.
https://shahrikazan.ru
Нет комментариев