Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән

Яшел Үзән районында Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән

Фаҗига җомга кичке сәгать 7 тирәсендә “774нче чакрым” платформасы янында булган, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
 
Ир-ат 8 яшьлек кызның кулыннан тотып платформадан ерак түгел тимер юл аша чыкканда, аларны Казан-Мәскәү пассажир поезды бәреп киткән.
 
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

http://matbugat.ru/news/?id=22230


Нет комментариев