(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Лаеш районы Травкино авылындагы дөя сөтчелек-репродуктив фермасы Татарстанның Спас районы Бөек Болгар музей-тыюлыгына күченде. Бу хакта ферма сайтында хәбәр ителә.
Фермада дөяләр баш санын саклау һәм арттыру, дөя продукциясен җитештерү, агротуризмны үстерү белән шөгыльләнәләр.
Ферма кунаклары дөяләрне якыннан күрә, ашата ала.
Дөя фермасы Казан янында 5 ел чамасы эшчәнлек иткән.
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/14/167876/
Фото:https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев