Сугышлы авылында Тәскирә Сәфәргалиева 102 яшен каршы алды (+фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы авылында Тәскирә Сәфәргалиева 102 яшен каршы алды (+фотолар)

Сәфәргалиева Тәскирә Шәрип кызын 102 яше белән җылы һәм ихлас итеп котладылар

Сугышлы авылында олы буынга хөрмәт күрсәтәләр. Тәскирә әбинең туган көненә авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм педагог-ветеран Фәния Әхмәтҗанова концерт номерлары әзерләп килгәннәр. Әбинең яраткан җырларын башкардылар.

Лениногорск муниципаль берәмлеге Советы аппараты җитәкчесе Руслан Мингазов Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды. “Өлкәннәр көненә котларга килгәч, киткәндә, Тәскирә әби, туган көнеңә дә киләм әле дигән идем. Менә насыйп булды. Киләсе туган көнеңә дә килергә язсын. Сәламәт булыгыз”, - диде.

Тәскирә Шәрип кызы 1924 елның 11 ноябрендә Сугушлы авылында туган. Бөтен гомерен туган авылында колхозда эшләп үткәргән. Сугыш беткәч, 1949 елда ул Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәр абыйга кияүгә чыккан. Бергәләп 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәскирә әби — тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, аның 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Кызы Асия тәрбиясендә гомер итә.

Тәскирә әби телевизор карый, газет укый, телефоннан балалары белән сөйләшә. Энергиясенә, яшәү ямен югалтмавына сокланып кайттык. 

Исән-сау булсын, әле тагын озак еллар тыныч гомер итсен. 

Тулырак «Заман сулышы» газетында киләсе атнада укый аласыз. 

Р.Мостафина фотолары


Нет комментариев