Бөек Ватан сугышында Җиңүне Советлар Союзының күпмилләтле халкы яулады.
Әлеге фотокүргәзмә 2025 елның 7 маенда Казанда ачылган булган, аннары Татарстан шәһәрләре буйлап, күчеп йөри. Күргәзмәне Татарстан Халыклары ассамблеясе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына оештырган.
Экспозиция цилиндр формасындагы 15 урам тумбаларыннан тора, аларда Татарстан Республикасында туган 42 геройның тарихы күрсәтелгән. Алар арасында Советлар Союзы геройлары, Дан, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалерлары бар.
Күргәзмәнең үзенчәлеге - күпмилләтле булу, һәр герой төрле милләт вәкиле. Бу хакта тантаналы ачылыш вакытында Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм район башлыгы Марат Гирфанов та билгеләп үттеләр.
"Бөек Ватан сугышында Җиңүне Советлар Союзының күпмилләтле халкы яулады, - ди Ренат Вәлиуллин. -Һәм бүген махсус хәрби операциядә Татарстанның төрле милләт вәкилләре катнаша. Күргәзмәнең максаты Россиянең күпмилләтле халкының җиңелмәс көч чыганагы булуын күрсәтү иде. Бердәм булуыбыз белән без теләсә нинди кыенлыкларны һәм теләсә нинди дошманны җиңәргә сәләтле"
Чарада ветераннар советы вәкилләре, олы буын, хәрби-патриотик клуб яшүсмерләре, яшь армиячеләр катнашты. Фотокүргәзмә безнең шәһәрдә берничә ай дәвамында торачак. Мәңгелек ут янындагы аллеяга килеп, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны күреп китә аласыз, хөрмәтле лениногорскилылар.
- Белешмә. Сугыш елларында Татарстаннан фронтка 700 меңләп кеше киткән. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен 353 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 200 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, алар арасында Лениногорск районының 12 Советлар Союзы Геройлары һәм өч Дан орденының кавалерлары да бар.
Нет комментариев