Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кырым "Таврида" дип үзгәртелерме?

Кырымда яшәүче греклар республикага өстәмә рәвештә “Таврида” тарихи атамасын бирү яклы.

— Греклар ярымутрауга цивилизация алып килгән һәм шушы атаманы биргән. Озак вакыт ул "Таврида" дип йөртелгән. Россиядә ике атамалы республикалар бар, әйтик, Төньяк Осетия-Алания, Якутия (Саха), димәк, "Кырым Республикасы-Таврида" дип атарга нигез бар. Без шушы башлангыч белән чыгабыз, — дигән Грекларның төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Иван Шонус.

Әгәр дә карар кабул ителә калса, ул Кырымның Россиянеке икәненә өстәмә дәлил булачак, чөнки Екатерина IIнең Россия составына кабул итү турындагы манифестына ярашлы, ярымутрау Таврия губернасына кереп кенә калмаган, озак вакыт "Таврида" дип аталып та йөртелгән, дигән фикердә ул.

 

Фото: Лиана Габидулина

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев