Заман сулышы

Лениногорскида каз-үрдәк суя башладылар (фотолар)

Урдалы авылында яшәүче Сәгыйть абый белән Фәүзия апа Минәхмәтовлар күптән түгел каз өмәсе үткәргән. Бу турыда вконтактедагы битендә Әлфинур апа Галимова хәбәр итә. -Авылымнын тырыш халкы каз өмәләрен җәйдән үк башлап җибәрә, дип яза ул. - Бик уңганнары кош-кортны өчәр мәртәбә сатып алып үстерәләр. Бүген шундый өмә Минәхмәтов Сәгыйьт абый...

Урдалы авылында яшәүче Сәгыйть абый белән Фәүзия апа Минәхмәтовлар күптән түгел каз өмәсе үткәргән. Бу турыда вконтактедагы битендә Әлфинур апа Галимова хәбәр итә.
-Авылымнын тырыш халкы каз өмәләрен җәйдән үк башлап җибәрә, дип яза ул. - Бик уңганнары кош-кортны өчәр мәртәбә сатып алып үстерәләр.
Бүген шундый өмә Минәхмәтов Сәгыйьт абый белэн Фәүзия апа гаиләсендэ үтте. Ике ай элек 25 баш үрдәк бәбкәләре алган булганнар. Шул арада алар үсеп житеп, иткә утырганнар.
Балалары, кодагыйлары,күрше апалар жыелып, уйный-көлә үрдәкләрне тиз арада чистартып, эшен бетереп тә куйдылар.
Өмә хужабикәләр әзерләгән табын артында сыйланып дәвам иттер.
Бу күп кешеле гаиләгә (алар барлыгы 7 әү) итләрен исән-сау тәмләп ашарга язсын, дип телисе генә кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: