Заман сулышы

Лениногорскилылар, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту буенча сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге кайнар линия эшләтеп җибәрде. Биредә Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы сорауларга җавап алып булачак. Бу Татар-информ хәбәр итә. "Әлеге чара Россия территориясендә 2017 елның 1 июленнән коммуналь тарифлар күтәрелү буенча оператив мәгълүмат җыю максатыннан эшләнә", - дип аңлаттылар үзәктә. Кайнар линия мөрәҗәгатьләрне...

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге кайнар линия эшләтеп җибәрде.

Биредә Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы сорауларга җавап алып булачак. Бу Татар-информ хәбәр итә.

"Әлеге чара Россия территориясендә 2017 елның 1 июленнән коммуналь тарифлар күтәрелү буенча оператив мәгълүмат җыю максатыннан эшләнә", - дип аңлаттылар үзәктә.

Кайнар линия мөрәҗәгатьләрне 15 июльдән 1 сентябрьгә кадәр һәр көнне (8-843)236-29-97 телефоны буенча, шулай ук obcontrolrt@mail.ru электрон почтасы аша кабул итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: