Заман сулышы

17 июль 2017 яңалыклары

  • 17 июль 2017 - 13:47
    Юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән өч кеше җәрәхәтләнгән
    Узган төндә Казан - Оренбург трассасының 280нче километрында «Хендэ» машинасы каршы як полосага чыгып, «ВАЗ-2104» машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ-2104» машинасын йөртүче үлгән һәм аның 3 пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. http://shahrikazan.com/
    384
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 12:51
    Һава торышы бозыла
    18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин. Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар. 17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә....
    463
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 12:25
    Лениногорскилылар, күл буена кино карарга килегез
    Түбән сулыкта ачык һавада кино күрәтелә: 19 июль - "Завтрак у папы"; 22 июль - "Полосатый рейс". Башлана: 20.30 сәгатьтә
    797
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 12:05
    САН
    2017 елның беренче яртысында Лениногорск нефтьчеләре 1,5 млн тоннадан артык нефть чыгарган. Ел азагына 3,3 млн тонна нефть чыгарырга планлаштырыла.
    1
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 11:03
    Йөртүчеләр өчен яшерен әлифба
    - Әгәр каршыга килгән машинаның еракка яктырта торган (дальний) уты 2 тапкыр янып алса, бу - алда ГАИ посты булу, камера куелу яисә юл һәлакәте турында сигнал. Гадәттә, мондый хәбәр бирүчегә сул уч төбен күрсәтеп рәхмәт әйтү каралган. - Арттан килүче бер тапкыр еракка яктырта торган утын кабызса, "читкә кит,...
    362
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 10:10
    Казанда 5 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар
    Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый. Казанда "14 яшенә җитмәгән кешегә карата сексуаль характердагы гамәлләр кылу" маддәсе буенча шикләнелүче ир-ат тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Ул Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре аны...
    386
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 08:45
    Лениногорскилылар, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту буенча сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез
    Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге кайнар линия эшләтеп җибәрде. Биредә Коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы сорауларга җавап алып булачак. Бу Татар-информ хәбәр итә. "Әлеге чара Россия территориясендә 2017 елның 1 июленнән коммуналь тарифлар күтәрелү буенча оператив мәгълүмат җыю максатыннан эшләнә", - дип аңлаттылар үзәктә. Кайнар линия мөрәҗәгатьләрне...
    429
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 07:56
    Лениногорскилыларга 17 июльгә һава торышы
    17 июль. Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил үзгәрүчән юнәлешле. Төнлә һава температурасы +14..+19˚. Көндезен +25..+30˚. http://intertat.ru
    408
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 07:38
    Россиядә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр
    Халык арасында исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү тәкъдимен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. "Известия" газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. "Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны...
    489
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 07:25
    18 июль – Татарстан Росреестрының бердәм кайнар линия көне
    18 июльдә 8 - 12 сәгать аралыгында Росреестр идарәсе «Бердәм кайнар линия көне" үткәрә. Ул ана капиталына алган милекне теркәү мәсьәләләренә кагылышлы булачак.Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар Росреестрның рәсми сайтынды: rosreestr.tatarstan.ru "Обращение граждан" разделында - Горячие линии.
    453
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 06:20
    Кризис тәмам: ил икътисады үсеш алган
    Үзәк банк хәбәр иткәнчә, икътисад үсеш чорының яңа этабына кереп бара. 2017 елда икътисад 1,3-1,8 % ка артыр дип көтелә. Әлегә уңышлар турында сөйләргә иртәрәк булса да, инде хәзер үк уңай үзгәрешләр күренә. Моның турында Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте. Аңа кадәр Владимир Путин да ил икътисадының алга...
    432
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 05:49
    Бүген безне нәрсә көтә? 17 июльгә йолдызнамә
    Овен. Сегодня многие Овны будут чувствовать себя «не в своей тарелке». Возможны ситуации, в которых возникнут замешательство, нерешительность. Овны будут вынуждены вести неинтересные беседы, общаться с нужными людьми. Если вы втянулись в отношения, от которых зависит ваше благосостояние, то вам придется терпеть многое. Научитесь приемам дипломатии и такта. Телец. День...
    421
    0
    0
Реклама