Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга йолдызнамә

23 — 29 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен әлеге атна гаилә һәм көнкүреш мәшәкатьләренә бай булыр. Инфекция таралган вакыт, саграк булыгыз. Су коенулардан, җилдә йөрүдән сакланыгыз. Эштән ял алу яисә киресенчә яңа эш башлау өчен әйбәт вакыт. Атна ахырында күңелсез хәлгә юлыкмас өчен юлга чыгудан баш тартырга туры килмәгәе.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тормышны театр кебек кабул итә. Төрле ситуациягә яраклаша алу, һәр кешегә ярарлык битлек кия белү моның ачык дәлиле. Ялда чит илгә ашыкмагыз. Бәлки ялларны балаларга игътибар һәм тәрбия бирүгә юнәлтү хәерлерәк булыр.  Дуслар белән күңел ачу өчен атна ахыры кулайрак булыр.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр үзләрен бары өйдә гаиләсе, якыннары белән генә бәхетле итеп тоя. Яраткан шөгылегез керем китерергә сәләтле, бары башны гына эшләтергә кирәк. Акчаның артык булганы юк. Ерак сәфәргә чыгуны кичектереп торырга туры килмәгәе. Югыйсә төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алуыгыз ихтимал. Ялларны табигать кочагында үткәрү файдалы булыр.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнаны табигать кочагында үткәрер. Тау битләрендә йөрү, дала буйлап сәяхәт кылу сәламәтлеккә уңай нәтиҗә бирер. Кайберәүләр хәтта яңа җирдә яңа тормыш башларга теләр. Эш урынын алмаштыру мөмкинлеге туар. Ялдан эшкә чыгу авырга туры килер. Тиз генә эшкә кереп китә алмау, хезмәттәшләрнең аяк чалуы күңелсезлекләр тудырыр. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атнаны финанс белән бәйле проблемаларны хәл итүгә багышлар. Күрше һәм туганнар да бурычка акча сорап интектерер. Өстәвенә штрафлар һәм салымнар да кәефегезне кырыр. Үзегезне күрсәтү, игътибар үзәгендә булырга омтылу теләге югары үрләр яуларга ярдәм итәр. Атна ахырында ял итү теләге туар.


КЫЗ (23.08-22.09)лар кылган гамәлләреннән канәгатьләнү хисе алып горурланып йөрер. Тик бу хакта беркемгә дә белдерергә теләмәс. Атна уртасы кием-салым сатып алу өчен яхшы. Кешеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ булса, сез берьялгызы калырга теләрсез. Еракка ял итәргә китергә теләрсез, ә ялда булучылар җанына тынычлык табыр. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр өчен атна ял алудан, эш алыштырудан яисә ялгыз калып уйланырга теләү белән башланып китәр. Сишәмбе көнне азартлы уеннардан тыелып торырга киңәш итә йолдызлар. Атна уртасында танышларыгыз күптәнге бурычларын кайтарыр.  Һәр кешегә дә дуслык җилкәсе тәкъдим итмәгез, яхшылыктан файдаланып төп башына утыртып калдырулары ихтимал. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нар дөнья мәшәкате белән мәшгуль. Атна башы ярык тагарак алдында утырудан башланырга мөмкин. Ремонт, күченү, белем күтәрү өчен уңышлы атна. Атна уртасында ерак җиргә эшлекле сәфәр кылуыгыз мөмкин. Акчаны кысып тотарга киңәш ителә. Якын арада чыгымнар зу булыр дип фаразлана. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның кайберсенә иң мөһим әйбер булып гаилә тоелса, икенче берәүләргә бизнес кадерлерәк булыр. Әмма сәламәтлек һәркем өчен иң соңгы урынга калыр. Хроник авыруларның кузгалуын һәм хастаханә юлын таптыйсыгыз килмәсә профилактик чара күрергә ашыгыгыз. Ялларда хыялланып алу комачау итмәс. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр партнерлары белән мөнәсәбәтләрне җайларга теләр. Белем алучыларны бу атнада һичшиксез уңыш көтә. Ялга кузгалучылар тормыш тәмен рәхәтен табар. Тик ял кесә ягын сыегайтыр. Атна ахырына милек белән бәйле мәсьәләләр туар. Гаилә һәм якыннарыгызга игътибарлырак булырга киңәш ителә.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларны борчыган мәсьәлә – кредит, ипотека, варислык һәм милек бүлү. Эш белән бәйле сәфәргә чыгуыгыз мөмкин. Клиентларны җәлеп итә белә табыш китерер. Йорт, җир яки фатир алу белән мәш килерсез. Ышанычсыз партнерлар белән эш итүдән сак булыгыз. Югыйсә алдануыгыз ихтимал.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар атнаны сөйгәннәренә багышлар. Моннан тыш гаилә мәшәкате, көнкүреш проблемалар да җитәрлек булыр. Стресска бирелмәс өчен йога белән шөгыльләнергә киңәш итә йолдызлар. Сәламәтлеккә игътибар юнәлтсәгез яхшырак булыр. Өстәмә акча эшләү юлы белән мәшгуль булырсыз. 


Магнитлы көннәр көтелми

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев