Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Гәрәй Рәхим “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды. "Россиядә бүген, бөтен төбәкләрендә диярлек, язучылар дәүләт ярдәменнән мәхрүм. Бердәнбер безнең Татарстанда шул изге эшне без дәвам итәбез. Бездә Татарстан Язучылар берлеге таркалмады, эшли....

Бүген шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды.


"Россиядә бүген, бөтен төбәкләрендә диярлек, язучылар дәүләт ярдәменнән мәхрүм. Бердәнбер безнең Татарстанда шул изге эшне без дәвам итәбез. Бездә Татарстан Язучылар берлеге таркалмады, эшли. Билгеле инде, моңа дәүләт җитәкчеләре бик нык ярдәм итте. Шуңа без аларга бик зур рәхмәтле. Мине әлеге медаль белән бүләкләүләре дә шуны раслый: әдәбиятебезгә, сәнгатебезгә зур игътибар бирелә", - диде шагыйрь "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.

Ул үзенең 30 китап авторы булуын, хәзер дә иҗат итүдән туктамавын да ассызыклады. Моңа дәлил итеп, Гәрәй Рәхим тиздән үзенең иң яхшы шигырьләре тупланган китап дөнья күрәчәген хәбәр итте.

"Табылдыклар өстәле" дип исемләнгән китабыма 55 ел дәвамында иҗат иткән иң яхшы шигырьләрем тупланачак. Мин әлеге басманы иҗатымның нәтиҗәсе дип саныйм. Китап Татарстан китап нәшриятендә чыгачак һәм китап кибетләренә дә таратылачак", - диде шагыйрь.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев