Заман сулышы

18 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 18 сентябрь 2016 - 17:44
    Лениногорскилылар ничек сайлады, беренчел нәтиҗәләр билгеле
    Кичке сәгать 8 дә сайлау участоклары ябылды. Район һәм шәһәр буенча күпме кеше катнашуы билгеле булды. Шулай итеп, шәһәрдә барлык сайлаучыларның - 41 мең 500е , районда 16мең 232се сайлау участокларына килеп, үз тавышын бирде.
    482
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 16:23
    Хаҗ сәфәрендә булган татарстанлылар Җиддә шәһәрендә тавыш бирде
    Согуд Гарәбстанында хаҗ сәфәрендә булучы татарстанлылар Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында тавыш бирделәр. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм Батров хәбәр итте. http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126352/
    626
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 14:10
    Татарстаннан читтә дә тавыш бирделәр
    Россиядән читтә урнашкан 12 сайлау участогы Татарстанга беркетелгән. Дәүләт Думасына сайлауларда Австрия, Венгрия, Испания һәм Финляндиядәге якташларыбыз да тавыш бирә ала. Соңгы мәгълүматларга караганда, чит илдә булган 56 мең якташыбызның 48 проценты тавыш биргән инде.
    535
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 11:27
    Лениногорскиның 1808 нче сайлау участогында (фотолар)
    Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә урнашкан 1808 нче сайлау участогында 2455 кеше сайларга тиеш. 12сәгать 15 минутка аларның 46 проценты үз тавышларын бирергә өлгергән иде инде. Биредә "КПРФ"тан - бер, "Справедливая Россия" партиясеннән ике күзәтүче сайлауларның чиста, закон бозуларсыз үтүен карап утыра. "КПРФ" партиясенән күзәтүче ролен башкаручы Дилбәр Низамова: -Бер закон...
    470
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 10:44
    Лениногорскида сәгать 12гә 38 процент сайлаучы тавыш биргән
    Сәгать 12 гә шәһәрдә - 38, районда 51 процент сайлаучы тавыш биргән. Татарстан буенча әлеге вакытка 34,92 процент сайлаучы үз участокларына килеп тавышын биргән. Алда баручы районнар: Аксубай - 81,9, Апас - 77, 78, Кайбыч - 77, 31 процент.
    435
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 09:08
    Лениногорскида 614 яшь кеше беренче тапкыр сайлый
    Бүгенге сайлауларда Лениногорскида яшәүче -614 яшь кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Районда аларның саны - 288.
    486
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 08:47
    Татарстанда сайлаулар шактый актив
    "Татарстанда сайлау алды активлыгы, илдәге уртача активлыктан югарырак булды. Моннан тыш, алар сайлаучылар өчен күпкә кызыклырак, үзенчәлеклерәк иде",- диде бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә "Петербургская политика" фонды җитәкчесе Михаил Виноградов.
    504
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 08:30
    Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлауда үз тавышын бирде
    Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген иртән Казан шәһәре Вахитов районындагы 96 нчы гимназиядә урнашкан сайлау участогына хәләл җефете белән участок ачылуга ук килде, дип хәбәр итә ТР ҮСК. Коллегасы - участок сайлау комиссиясе рәисеннән сайлауларга әзерлек барышының ничек үтүе белән кызыксынып, ул сайлау өчен бюллетеньнәр алды һәм...
    558
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 07:15
    Сайлауга беренчеләрдән булып килделәр
    Лермонтов урамы 19нчы йортта яшәүче Мөнәвәрә, Нәфисә, Хәдичә, әбиләр сайлау участогына беренчеләрдән булып килделәр. Аларның өчесенә дә - туксан яшь. -​ Аякта йөри алганда килдек әле, - ди алар. - Сайлауларга без гомеребез буе йөрдек, илебез, республикабыз өчен мөһим чара бит ул, - диләр.
    490
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 06:42
    Лениногорск сайлау участокларыннан халык өзелми (фотолар)
    Лениногорскида сайлау участоклары нәкъ сигездә ачылып, халык бер-бер артлы тавыш бирергә килә башлады. Мәсәлән, Кошевой урамы, 15 йортта урнашкан политехник коллеждагы 1805 нче номерлы сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кеше килеп сайларга өлгерде инде. Иртән иртүк балаларын җитәкләп килүчеләр, ирле-хатынлы абый-апалар һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгәннәр. Мәсәлән, Раилә...
    542
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 05:17
    Якташыбыз Гәрәй Рәхим “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде
    Бүген шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды. "Россиядә бүген, бөтен төбәкләрендә диярлек, язучылар дәүләт ярдәменнән мәхрүм. Бердәнбер безнең Татарстанда шул изге эшне без дәвам итәбез. Бездә Татарстан Язучылар берлеге таркалмады, эшли....
    575
    0
    0
  • 18 сентябрь 2016 - 05:13
    Лениногорскида сайлау участоклары эшен башлап җибәрде
    Бүген лениногорскилылар бердәм рәвештә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлый. Район һәм шәһәр әлеге мөһим вакыйгага тулысынча әзер. Иртәнге сәгать сигездә Лениногорск муниципаль районындагы барлык сайлау участоклары үзенең эшен башлап җибәрде. Алар шәһәрдә - 24, районда - 33 әү. Гадәт буенча, иң беренче булып өлкән яшьтәгеләр һәм вахта белән эшкә китүче...
    943
    0
    0
Реклама