Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ялларга һава торышы: 18 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар ява. Аерым районнарда буран чыгып, күз күременең 500-1000 метрга кадәр кимү ихтималы да бар. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-17...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республикада кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар ява. Аерым районнарда буран чыгып, күз күременең 500-1000 метрга кадәр кимү ихтималы да бар. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, аязганда 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә - 1-6 градус салкын.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 6-9, аязганда - 11 градус салкын. Көндез бераз җылыта - 2-5 градус салкын булыр, дип фараз кылына.

Якшәмбе, 20 мартта, бераз кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе мөмкин диелә. Төнге сәгатьләрдә - 9-14, аязганда - 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 3-8 градус чамасында салкын температура саклана.

Дүшәмбегә каршы төндә, 21 мартта, аязган вакытта һава температурасы 19 градуска кадәр түбән төшә.

Чыганак:http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined