Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Һәлакәт кичә кичке җиде тирәсендә Гребенки авылы тирәсендә булган.

Киров өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Якынча мәгълүматларга караганда, кичә кич Гребенки авылы тирәсендә җитди һәлакәт булган. “Фольксваген” автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм “Лада” автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада” йөртүче һәм аның дүрт пассажиры һәлак булган. Алар арасында 12 яшьлек бала да бар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, чит ил автомобиле белән идарә итүче машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/21/162527/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев