Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск мәктәпләре һәм түгәрәкләр

Лениногорскида ничә мәктәп? Лениногорскида нинди уку йортлары бар? Лениногорскида балалар өчен нинди түгәрәкләр эшли? Лениногорскида нинди түгәрәкләр бар? Әлеге бүлектә Лениногорск шәһәре мәктәпләре, Лениногорск югары уку йортлары, Лениногорскида балалар өчен түгәрәкләр адресы, телефон номерын белә аласыз.

1932 елда крестьян яшьләре мәктәбе ачыла, 1936 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (Лениногорск шәһәренең хәзерге 1нче мәктәбе). Бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә 12 мәктәп эшли. Балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырылган.

Балалар иҗат йорты 1956 елда, М.Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе 1976 елда, Н.Кудашев исемендәге Балалар музыка мәктәбе 1954 елда барлыкка килгән. 

Югары белем бирү өлкәсендә Лениногорск шәһәрендә Туполев ис. КНИТУ–КАИ филиалы 1997 елдан ачыла. Лениногорск политехник колледж 1953 елда төзелеш мәктәбе буларак ачылса, 1957 елдан – төзелеш училищесы, 1976 елдан – һөнәри-техник училище, 2007 елдан – һөнәри лицей, 2014 елдан – колледж булып тора. Лениногорск нефть техникумы 1958 елдан ачыла. 1969 елда аңа яңа бина төзелә.  Лениногорск музыка һәм сәнгать педагогия колледжы 1961 елда педагогия училищесы буларак ачыла, 2000 елда музыка–сәнгать педагогия училищесы дип үзгәртелә, 2011 елдан – колледжга әверелә.