МӘЗӘКЛӘР
Кызык-мызык мәзәкләр.
-Мин юынам, син юынасың, ул юына....Кайсы заман була бу?
-Якшәмбе көн.
-Шоколадның яртысын сеңелеңә бирдеңме?
-Юк, әни.
-Ә ник?
-Бик кечкенә иде бит ул, икенче яртысын күрмичә дә калдым мин аның.
-Кызым, бу ит пешмәгән бит әле.
-Ник икән? Китапта язганча кайнаттым бит инде: анда бер кило итне бер сәгать пешерергә дигән. Ә мин ярты килоны ярты сәгать пешердем.
-Әти, иртәгә мәктәптә укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның кечкенә җыелышы була.
-Ә нәрсә соң ул «Кечкенә җыелыш» дигәнең?
-Анда син, мин һәм сыйныф җитәкчесе — өчәү генә утырачакбыз.
-Сиңа нәрсә алыйк, улым: портфельме, әллә каешлы сумкамы?
-Сумка яхшырак, рогатка атарга кул буш була.
-Әти, син синус белән косинус нәрсә икәнен беләсеңме?
-Безнең тел сүзләре түгел алар, улым. Русча печән дигән сүздән алынган. Синусың әле чабылмаган печән, ә косинусың, чабып, чүмәләгә өйгән печән була.
-Тәмле төшләр күреп йокла, балам!
-Ә тәмле төшләр күрер өчен мендәр астына бер уч конфет куеп ятарга кирәк.
Әнисе малайны кибеткә куа:
-Бар, тиз генә тоз алып кайт, бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Ашым кайнап чыга.
Малай өстенә тун, башына бүрек, бер аягына киез итек кия дә өйдән ашыгып чыга башлый.
Әнисе:
-Әллә юләрләндеңме? Нигә бер аягыңа гына кидең?
-Үзең әйттең бит: бер аягың монда, берсе тегендә булсын дидең!
Шакыгач ишекне бер бәләкәшй малай ача.
-Әтиең өйдәме?
-Юк.
-Әниең?
-Юк.
-Ә әбиең?
-Ул да качты.
-Әни, маймыл сатып алыйк әле.
-Аңа нәрсә ашатабыз соң?
-Әнә бит, аларны ашату тыела дип язылган.
-Нигә эш вакытында коенырга йөрисең син?
-Монда мин эш белән киләм.
-Нинди эш?
-Үземә яңа секретарь сайлыйм.
-Әгәр алай дулыйсың икән, хәзер үк әнием янына кайтып ктәм! Аны бездә торырга алып киләм.
Берәү өченче тапкыр өйләнгәннән соң:
-Я, хатыннан уңдыңмы инде? – дип сорыйлар икән дуслары.
-Юк,- ди икән теге,-үзем түгел, хатыным уңды. Мин аның дүртенче ире булып чыктым.
-Кичә бакчада иреңнең бер чибәр ханым белән йөргәнен күрдем.
-Күрсәң ни булган?! Әллә аның яшендәге ирнең бакчада чиләк яки көрәк күтәреп йөргәнен күрергә теләр идеңме?
Бер авыл яныннан поезд узган саен, тимер юл буена бер карт килә дә шоферга телен күрсәтә икән.
-Ник шоферга тел күрсәтәсең?, -дип сорый карттан берәү.
-Тел күрсәткән саен ул, миңа тидерим дип, ташкүмер ыргыта, мин шул күмер белән мич ягам.
-Кичә мин сезне кафеда бер яшь кыз белән күрдем. Ул сезнең кызыгыз идеме?
-Әйе, әйе. Ләкин бу турыда минем хатынга әйтә күрмәгез.
-Сез миндә бер булдыгыз бит инде,- ди багучы карчык бер кызга.
-Әйе шул.
-Нәрсә әйткән идем ул чакта?
-Туең була, бала табачаксың, дидегез.
-Дөрескә туры килдеме соң?
-Өлешчә генә.
-Ничек алай?
-Бала таптым. Туем кайчан буласын беләсем килә.
-Күпме ялган акча эшләдегез?
-Бары тик кеше рәтенә керер өчен җитәрлек кенә булды, судья әфәнде.
-Алкоголь гаиләне тарката, хатын-кызны ирдән биздерә,- ди лекциясендә врач…
-Аның өчен күпме эчәргә кирәк?
-Кибетне басарга кергәндә хатыныгыз, балаларыгыз турында уйладыгызмы соң сез?
-Уйладым, әмма аларга яраклы бернәрсә дә таба алмадым.
-Син хатыныңны карта уйнарга өйрәткәнсең, имеш!
-Әйе шул. Яхшыга булды бу. Икенче көнне үк хезмәт хакымның яртысын аңардан отып алдым.
-Доктор, нишләп минем анализлар бик начар?
-Сез аның өчен күпме түләдегез соң?
-Биш мең литр.
-Яхшы анализлар икеләтә кыйммәт тора.
Бер ханым төн уртасында ирен уята.
-Ни булды?,- дип сикереп тора ире.
-Хезмәт хакың шундый аз була торып ничек шулай үлеп йоклый аласың син?
Ата-аналар җыелышында укытучы бер баладан зарлана:
-Дәрестә гел тәртип боза, сөйләшеп утыра.
-Нәкъ атасы кебек! – ди баланың әнисе.
-Ялганлаша, кыйнаша, хәтта урлаша.
-Нәкү әтисе инде! Шуңа күрә дә аңа кияүгә чыкмыйча дөрес эшләгәнмен.
-Синең һәр шәһәрдә бер кәләшең бар диләр, дөресме бу?
-Әйе шул.
-Ничек өлгерәсең шуларны йөреп чыгарга?
-Машинам бар.
-Бер атнада җиде тапкыр урлагансыз икән, – ди судья гаепләнүчегә.
-Нишлисең бит, ял көннәрсез эшләргә туры килде.
-Ике кеше юләрлеге аерылышуга сәбәп була аламы?
-Аерылышуга ничектер, әйтә алмыйм, ә менә никахлашуга сәбәп була ала.
«Күңелле китап» (1979 елгы) китабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев