Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татарча котлаулар

Туган көн белән, юбилей, туй көне белән котлаулар.

Туган көн белән котлаулар
1.Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме — хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Изге теләкләр белән әти-әниең, якыннарың гаиләләре.

"Балтач" сайтыннан

2.Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яссын!

3.Сине туган көнең белән тәбрик итэм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

4.Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

5.Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

6.Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гәрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.

7.Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сезгә озын гомер телим,
Куаныч, шатлык телим.
Сабырлык җан тынычлыгы,
Бәхетле картлык телим.

8............ абый! Синең төсле
Кешеләр сирәк була.
Авыр чакта синең төсле
Кешеләр кирәк була!
Синең төсле кешеләр ул
Безгә гел үрнәк була.
Иң кыен, авыр чакларда
Таяныч, терәк була!
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.
Матур сүзләр иренеңә бик килешә,
Елмаюың нурлар сибә йөзләреңә.
Йөрәгеңнең тибешеннән җылы килә,
Күңелеңнең ихласлыгы күзләреңдә.

9.Гүзәллекнең үзе булып
Тугансың син җиргә.
Сөеп һәм сөелеп яшә,
Кайгы күрмә бер дә!

10.Килмәсен сиңа кайгылар.
Тимәсен сиңа чирләр.
Һәрчак бул шундый акыллы.
Һәрчак бул шундый чибәр?

11.Котлы булсын.... , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.

Ихластан. Ру сайтыннан

Юбилей белән котлау:

1.Хөрмәтле Хезмәттәшебез!
Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрең коллективы.

2. Кадерле, сөекле әниебез 85 яшьлек юбилее.
Әниебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без — балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни.
Юбилеең, Әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсең һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.
Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыең.

3.Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер буе икмәк үскән басулардан, машина рулен тотып күпме юллар урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез.
Сине яратып әниебез, улың-кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыгың.

4.Кадерле әниебезнең 80 яшьлек юбилее.
Кадерле Әниебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

5.Баҗаебыз-җизнәбезнең гомер бәйрәме — 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел, нинди генә эшкә тотынсаң да бар эшкә кулың ята. Алтын куллы туганыбызга алдагы тормышында нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, гөлфирә белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән туганнарың гаиләләре.

6.Хезмәттәшебезнең 60 яшьлек олы юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Бала- оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын!
Иң изге теләкләр белән ________________ коллективы.

7.Кадерле әниебезнең 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син без — балаларың өчен кайгыртучан ана, оныгың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныгыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
«Әни!» — диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, Әни, бәхилләтеп.
Изге теләкләр белән балаларың, яраткан оныгың.

8.Җитәкчебезгә 60 яшь тулды.
Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме — олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бөтен белемегезне, көчегезне авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Бөтен тармак күрсәткечләре буенча район, республикакүләм уңышларында да Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Авыл хуҗалыгы тармагында башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.

9.Хөрмәтле _________! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаилгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.
Бүген күркәм гомер тантанасы —
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер гомер еллары.
Олы ихтирам белән _________ коллективы.

10.Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилееӊ белән чын күӊелдән котлыйбыз. Син киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән — үрнәк әти. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Сиӊа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыӊныӊ куанычын, игелеген күреп, оныкларыӊа сөенеп бәхетле гомер кичерүеӊне телибез.
Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеӊдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеӊне.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызныӊ утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Сине яратып, хөрмәт итеп әниебез, балаларыӊ, оныкларыӊ, кода-кодагыйларыӊ.

11. Хезмәттәшебез 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле бабасы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән ___________________ коллективы.

12.Кадерле хезмәттәшебез гомер бәйрәме — 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хезмәтебезгә ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, сау-сәламәт булып, озын гомер кичерүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

13.Якыннарыбызга шушы көннәрдә 50 яшь тулды.
Кадерлеләребез! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез һәркемгә сабырлык, изгелек, туганлык үрнәге күрсәтеп яшисез. Алдагы көннәрдә дә пар канатлы булып, балалар һәм оныклар куанычы белән сәламәтлектә яшәргә язсын.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелегезне.
Яшәү ялкыныгыз сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене!
Ихтирам белән әти-әниләрегез, апагыз, туганнарыгыз гаиләләре.

14.Кадерле әниебез! Сине туган көнең — 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, авырмыйча, ныклы сәламәтлек белән яшәргә язсын сиңа.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

15.Кадерле әниебезнең күркәм юбилее — 60 яшь тулган көне.
Безнең әниебез бик сабыр, олысына да, кечесенә дә кешелекле, ярдәмчел. Нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә, аз булыр шикелле.
Кадерле әниебез, сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә яшәвегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың.
Тулырак: https://baltaci. ru/news/i-matur-kotlau-tekstlary/i-matur-tugan-kn-kotlaulary? ysclid=lxx8cc2gmp353980242

Туй көне белән котлаулар: 

1.Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, туй бәйрәме ямьле үтсен. Сез бер-берегезне, үз бәхетегезне тапкансыз, берүк бәхет кояшына тап төшермәгез. Берегезнең җылысы икенчегезне җылытып, икегез өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз!

2. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, законлы никахыгыз белән тәбрик итәм. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

3. Бүген җирдә яңа гаилә туа.
Яңа тормыш җирдә башлана.
Берүк матур булсын.
Берүк ныклы булсын,
И ходаем, үзең ташлама!
Үзегез табышкансыз да,
Үзегез кавышкансыз.
Хәерле сәгатьтә булсын
Бүген тормыш башыгыз.

4. Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
Түкми, чәчми гомер буйларына
Илтә торган изге бәрәкәт.
Бәхет кошы кунсын өегезгә,
Сөенсеннәр әти-әниләр.
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
Тупырдашып үссен бәбиләр!

5. Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгэрэк булсын
Бәхетегез — гомер юлдашы.

Ихластан. Ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев