Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

11 октябрь - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Октябрьнең икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларыбыз булганда, табында ризык тулып торыр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, берничә кешенең фикерен белештек. Зөлфирә Төхвәтуллина, «Сатурн-Урал» хуҗалы­гы җитәкчесе: - Хуҗалыкның игенчелектә һәм терлекчелектә әлегә сынатканы юк. Фидакарь...

Октябрьнең икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларыбыз булганда, табында ризык тулып торыр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, берничә кешенең фикерен белештек.
Зөлфирә Төхвәтуллина, «Сатурн-Урал» хуҗалы­гы җитәкчесе:
- Хуҗалыкның игенчелектә һәм терлекчелектә әлегә сынатканы юк. Фидакарь хезмәткәрләребез көче белән район һәм шәһәр халкы өчен азык-төлек җитештерүгә үз өлешебезне кертәбез. Бүгенге көндә барлык сыерлардан көненә 3 мең 200 литр сөт савып алына. Быел 3 мең 980 гектарда бөртеклеләр, 1 мең 193 гектарда мал азыгы культуралары чәчтек. Бөртеклеләрдән җыйган уңыш - 59 мең 990 центнер. Яңа техникалар алдык. Җитәкчебез Равил Фәйрузов һәрчак ярдәм итә. Хуҗалыкта эшләүче механизатор Әмир абый Мостафин шушы көннәрдә Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашып кайтты. Әлеге вазифага керешкәнемә алты ай булды. Аллага шөкер, аңлашып, бергәләшеп эшлибез. Хуҗалыктагы хезмәтне читтән килеп башкармаслар, гел үзеңнең хезмәткәрләрең кирәк. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәм, авыр эшләрендә сабырлык, исәнлек телим.
Лилия Павлова, «Ленин» хуҗалыгы хезмәткәре:
- Хезмәт юлын авыл хуҗалыгыннан башлап җибәрү авыррак инде, сеңелем. Ләкин үзем хәзер авырлыгын тоймыйм. 22 елдан артык шушы хуҗалыкта бит. Башта әти белән таналар карап йөрдем, аннан бозауларга күчтем. Хәзерге вакытта сыер савам. Минем төркемдә 38 баш сыер. Сөтләре ничек дисеңме, бар, яхшы бирәләр. Дөрес, җәй көне күп саудык. Эшкә иртәнге өчтә лагерьга китә идек. Фермада эшләгәч, хатын-кыз дип торыш юк, йөкнең зурысын да күтәрергә туры килә. Без әлегә сөтне чиләкләп флягаларга ташыйбыз. Алга таба да шулай хезмәттәшләр белән бергә исән-сау эшләргә язсын, иң мөһиме - чирләмик.
Илнур Шәймәрданов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы:
- Районда 1 мең 200 кеше авыл хуҗалыгында һәм эшкәртү промышленностенда көч куя. Аларга ялда да эш урынында булырга туры килә. Алар көче белән продукция җитештерәбез, быел 65 мең 639 тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алдык.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан, беренче чиратта, тармакның нигезе булган ветераннарны тәбриклим, иртәдән кичкә кадәр игенчелектә, терлекчелектә эшләүче хезмәтчәннәргә сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш, эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДЕНЬ РАБОТНИКОВ СЕЛЬСКОГО ХОЗЯЙСТВА