Аномаль эсселекнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында сөйләделәр
Көз көне туфракны тирән йомшарткан урыннарда дым күбрәк сакланган.
Татарстан территориясендә аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфракны нык киптерде. Хәзер бер метр катламда дым — 120-160 мм, ә сөрүлек җирләрдә 19-27 мм. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Көз көне туфракны тирән йомшарту буенча тәкъдимнәребез үтәлгән урыннарда дым күпкә күбрәк. Чәчүдә технологик операцияләрне берләштерүнең дым саклауга нәтиҗәле йогынты ясавы тагын бер кат исбатланды», - диде Җәббаров.
Ул шулай ук республикада чәчү эшләренең торышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта чәчү төгәлләнде диярлек, кукуруз, рапс һәм бәрәңге буенча эшне тәмамлыйсы калды, диде министр.
Аерым культураларның торышына килгәндә, җитештерү технологиясе сакланган көзге культураларда проблемалар юк диярлек. Су куллануны киметү һәм көзге культураларның потенциалын саклау өчен тамырдан һәм яфраклардан тукландыру мөһим. Күп кенә хуҗалыклар бу юнәлештә фәнни тәкъдимнәрне исәпкә алып эшли, дип искәртте спикер.
Сабан культуралары турында сөйләгәндә, эссе һава торышы корткычларны һәм чүп үләннәре көчле үсүгә китерде. Шулай ук Татарстан районнарында 1446 берәмлек сиптергеч кабул ителде. Шуларның 88 проценты кабул итү узган, шушы көннәрдә кабат кабул итү эшләре тәмамлана.
Корткычлардан саклау чараларын үткәргәндә умартачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм умарталарның һәлак булуына юл куймаска кирәк, дип искәртте министр.
фото : https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев