Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Август-Лениногорск”: максатлар – зурдан

“Август-Лениногорск” агрофирмасы Татарстанның көньяк-көнчыгышында алдынгы аграр хуҗалык буларак билгеле.

Сөрү җирләре 38 мең гектардан артып китә, шуның 31 мең гектары –Лениногорск районында, калганы –Бөгелмә районында. Агрофирма узып баручы елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлли һәм кадрлар сәясәте ничек төзелә? Бу хакта “Август-Лениногорск” җәмгыяте генераль директоры Илнур Гиниятуллин белән сөйләштек.

   Илнур Ибраһимович, сөйләп китегез әле, елны нинди нәтиҗәләр белән төгәллисез, нинди уңышлар бар?

-    Быел без күп кенә каршылыклар белән очраштык, әмма эшебезнең бердәм булуы нәтиҗәсендә без аларны җиңеп чыга алдык һәм уңай нәтиҗәләргә ирештек. Аеруча борчыганы – май аеның салкыннары, кайбер кырларга зыян салды. Без зыян күргән участокларны яңадан чәчтек һәм үсемлекләрне саклау буенча чаралар күрдек. Үсемлекләр үсеше чорында яңгырлар булмаса да, мал азыгы культуралары буенча күрсәткечләребез яхшы. Аерым кырларда  кукурузның гектарыннан 500 центнер яшел масса алынды, мондый хәл әле күзәтелгәне юк иде. Нәтиҗәдә ике еллык күләмдә сенаж һәм силос әзерләдек. Бөртекле һәм майлы культуралар буенча күрсәткечләр яхшы.

-    Узган ел белән чагыштырганда аграр предприятиедә нинди үзгәрешләр булды ?

-    Иң мөһим үзгәреш – “Ялтау” сөтчелек-товар комплексының икенче чираты төзелеше тәмамланды, ул өстәмә 400 баш савым сыерын сыйдыра ала, бозау тудыру бокслары белән ясалган. Бер баш сыерга уртача тәүлеклек савым 37,5 литр – югары күрсәткеч бу. Якын киләчәктә тулаем сөт савуны 2 тапкырга арттырырга уйлыйбыз.
Сөтчелек комплексында санпропуск системасы, дезбарьер, контроль-үткәрү пункты эшли башлады. Моннан тыш, эшчеләр өчен кием алыштыру бүлмәсе, душ кабиналары ясалган. Ашау, чәй эчү бүлмәсе, кер юу бүлмәсе бар. Конференц-зал ачылды, яңа административ кабинетлар булдырдык. Әле эшлиселәр бар. Кышкы чорда барлык техниканы вакытында һәм сыйфатлы ремонтлый ала торган гараж комплексы төзисе бар. Күрше  Бөгелмә районында элеватор төзелеше дәвам итә. Терлекчелектә һәм үсемлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү өчен алдынгы технологияләр, яхшы техник тәэмин ителеш ярдәм итә, ә иң мөһиме – тәҗрибәле коллектив.

- Сезнең командада иң кыйммәтлесе нәрсә ?

- Авыл хуҗалыгы ул – нәтиҗәсе күп факторларга бәйле булган өлкә. Җайга салынган һәм команда эше – иң әһәмиятлеләре. Яхшы микроклимат һәм сәламәт атмосфера һәркемнең җаваплылыгын формалаштыра, хезмәткәрләр үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә һәм уртак максатка бергәләп барырга омтыла. Кешеләрнең эшләргә, янәшәдәгеләргә ярдәм итәргә теләкләре һәм намусы барлыгына мин бик шат. Компаниядә 300 хезмәткәр, күпчелеге предприятиегә нигез салынганнан бирле. Безнең командага яшьләр дә кушыла, алар инде тәҗрибә туплап өлгергән белгечләр. Үзеңнең һөнәри эшчәнлегеңдә ниндидер яңалыктан куркырга кирәкми, заман белән бергә атларга һәм эшкә яңа белемнәр, яхшы тәҗрибәләр кертергә кирәк. Бездә хезмәткәрләрне эшчәнлек юнәлешләрендә Мәскәү, Казанның әйдәп баручы үзәкләрендә укыту, шулай ук Россиянең алдынгы агрофирмаларында тәҗрибә уртаклашу процессы җайга салынган.

- «Август-Лениногорск»та кешеләрне нәрсә җәлеп итә?

 - Ел саен без түләүле практикага профильле югары уку йортларының агрономия, инженерлык һәм зооветеринария факультетларыннан студентларны чакырабыз. Компания хезмәткәрләре еллык индексация белән тотрыклы хезмәт хакы, өч тапкыр түләүсез кайнар туклану, бай корпоратив тормыш һәм карьера үсеше ала. Моннан тыш, эштә югары күрсәткечләре өчен хезмәткәрләрне санатор-курортка һәм ялга юлламалар белән тәэмин итәбез. Шөгердәге Чкалов мәктәбенең укучыларын һәм хезмәткәрләрнең балаларын – 30дан артык баланы Мәскәүгә экскурсиягә алып бардык.
Алда яхшы перспективалар: җитештерелә торган продукциянең уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыруның прогрессив технологияләре кертелә, яңа җирләр үзләштерелә. “Август-Лениногорск” хуҗалыгының масштаблы максатлары бар, аларга предприятиенең командасы ышанычлы атлый. «Август-Лениногорск» компаниясе ресурслары Лениногорск районының социаль, хәйриячелек сәясәтендә дә чагылыш таба.

 

реклама. ООО «Август-Лениногорск»

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев