Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгына яшьләрне ничек тартырга?

Авылга яшьләрне җәлеп итү җиңелләрдән түгел.

Хәзер бит авыл баласының да кулыннан телефон төшми. Мәгълүматның файдалысы да, зыянлысы да интернетта тулып ята. Бер мавыгып китсәң, ишегалдында сине көтеп торучы мал-туар, кош-корт, яшелчә бакчасы да  истән чыга. Бала авыл тормышыннан бизә барганын үзе дә сизми калырга мөмкин.

Агымдагы елдан авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләргә йөкләмә алган югары яисә урта һөнәри белемле яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие арттырылды, 750 мең сумга җитте.

Моннан тыш, аграр мәгариф оешмалары студентларга ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан өстәмә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аерым алганда: Казан дәүләт аграр университетының һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең көндезге бүлектә укучы студентларына ел дәвамында ай саен 5 мең сумлык 50 стипендия; республиканың аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү оешмалары студентларына ел дәвамында 3 мең сумлык 115 стипендия бирелә. 

Шулай ук КДАУ һәм КДВМАның 3, 4 һәм 5 курс студентларына Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында производство практикасын узу чорында ике ай дәвамында 3000 сум күләмендә стипендия түләнә.

Шунысы да бар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган тематик планнар нигезендә Татарстан Республикасы аграр юнәлештәге фәнни оешмаларның һәм югары белем бирү учреждениеләрендә 35 яшькә җитмәгән һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кече фәнни хезмәткәрләргә дә дәүләт ярдәме каралган: аларга ай саен 5 мең сум күләмендә стипендия түләнә.

Алда язылганнарны исәпкә алсак, яшьләргә моның кадәр дәүләт ярдәме күрсәтелүче тармак – бары авыл хуҗалыгы тармагыдыр. Шулай булгач, уку йортын тәмамлап, авыл җирлегенә кайтып, эшлисе дә эшлисе.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә студент вакытта ук практика узып, аннары янәдән бирегә кайтып эшкә урнашучылар безнең Лениногорск районы аграр тармагында да бар. Әйтик, “Август-Лениногорск” агрофирмасына беренче тапкыр практика узарга килгән студентлар икенче елны да шушы хуҗалыкны сайлый. Әнә казан ветеринар акдемиясе студенты Камилла Каюмова инде бишенче тапкыр “Ялтау” сөтчелек комплексында практика узарга килә. Хәзер ул 5нче курста. “Монда миңа бик ошый. Коллективта бер гаилә кебек. Эшләүче хезмәткәрләр төрле яшьтә булса да, без бер-беребезне аңлыйбыз. Биредә практика узып, зур тәҗрибә тупларга мөмкин”, - ди студент кыз.

Киләчәктә бирегә эшкә кайту нияте барлыгын да яшерми. Студентлар билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр аларны ачык йөз белән каршы алалар. Яшьләр белән бар белгәннәрен уртаклашырга әзерләр. Ә студентлар исә остазлардан барысын да өйрәнергә һәм команданың бер өлеше булырга омтыла.

Ульяна Кунташова “Август-Лениногорск” җәмгыятендә “Ялтау” сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып эшли. Ул үзе – Казан кызы. Аны җәмгыятьнең тотрыклылыгы, карьера үсеше мөмкинлекләре һәм заманча технологияләре җәлеп иткән. “Мине Казанда калырга үгетләгәннәр иде. Нәрсә күреп авылга барасың? Әле җитмәсә, фермага. Әнә Казанда ветеринар клиникада гына эшкә кер, диделәр. Ләкин мин монда практика узып, бу хуҗалыкны яратып, үз итеп калган идем. Минем урыным монда дидем”.

Назар Ефаров – биредә шулай ук яшь белгеч. Ул булачак эш урыны белән практика узганда ук таныша. Дүртенче курста вакытта практиканы “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгында үтә. “Шул вакытта мин булачак һөнәремнең башлангыч элементларын үзләштерә башладым. Аграр хуҗалык практикада ук үзләренә эшкә чакырды. “Сине эшкә көтәбез” дип калдылар”, - дип сөйли Назар. 

“Август-Лениногорск” хуҗалыгында парктика узучы студентларны көзгә эшкә көтәләр. Барлыгы 12 студент килергә тиеш икән. Гомумән алганда, әлеге аграр хуҗалыкта яшьләр, ягъни 22 яшьтән 35 яшькә кадәрге 55 кеше эшли, монда сезонлы эшчеләр дә кертелгән. Ә агрофирмада барлык хезмәткәрләр саны – 264. Бердәм коллективта югары нәтиҗәләргә ирешү дә җиңелрәк.

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 11 апрель санында .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев