Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бергәләшеп эшләсәң генә

Түбән Чыршылыда узган авыл җыенында олылар белән беррәттән берничә генә булса да яшь кешене күрү күңелдә җылылык уятты. Шәһәрдән төрле хезмәт вәкилләре, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Беренче сүзне авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина алды. Докладында авыл җирлегенең социаль үсеше, хәл итәсе мәсьәләләрне, проблемаларны яктыртты. Түбән Чыршылы җирлегенә Югары...

Түбән Чыршылыда узган авыл җыенында олылар белән беррәттән берничә генә булса да яшь кешене күрү күңелдә җылылык уятты. Шәһәрдән төрле хезмәт вәкилләре, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде.

Беренче сүзне авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина алды. Докладында авыл җирлегенең социаль үсеше, хәл итәсе мәсьәләләрне, проблемаларны яктыртты. Түбән Чыршылы җирлегенә Югары Чыршылы һәм Мордва-Ивановка авыллары да керә. Өч авылга 387 хуҗалык бар, 1 мең 46 кеше яши. 51 хезмәткәр - бюджет өлкәсендә, 74 кеше "Спартак"агрофирмасы"нда эшли. 2011 елда 8 сабый дөньяга килгән, 28 кеше үлгән. Түбән Чыршылы урта мәктәбендә 89 бала белем ала. Югары Чыршылыдан 22 укучыны автобус йөртә. Сәламәтлек саклау өлкәсе буенча күз йөртсәк, 2 фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә. Мордва-Ивановка авылына ай саен барып, кирәкле даруларны калдырып китәләр икән. Дәүләт стандартларына туры китереп, медпунктта даруханә дә ачылган.
Янгын сүндерү часте бинасы рәсмиләштерелеп теркәлгән. Үз-үзеңне сакламасаң, читтән килеп ярдәм итүче булмас. Шул максаттан, өч авылны да кертеп янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә авыл яшьләреннән торган 15 кешелек дружина оештырылган.
Кыш көне юлларны кардан чистарту мәсьәләсен дә хәл иткән чыршылылар. "Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте пай җирләре хисабына чистартырга килешкән. Әлеге эш тракторчының юлламасына теркәлеп бара. Куакбаш белән ике арадагы юлны төзекләндерү эше башлап җибәрелгән, көзгә тәмамланырга тиеш, диелде.
Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 2010 елдагы белән чагыштырганда беразга арткан, ә умарта, сарык, ат саны, киресенчә, кимегән. "2 йортка бер мөгезле эре терлек, 3 йортка бер сыер туры килә", диде Нурия Яхиевна.
Экология һәм төзекләндерү буенча да шактый гына эш башкарганнар. Өч авылда да зиратлар тәртипкә китерелгән. Әле Түбән Чыршылыдагы клуб арты зиратына бик күп көч агымдагы елда да кирәгәчәк, диде авыл җирлеге башлыгы. Экологик яктан чистарту эшләре яздан көзгә хәтле алып барыла. Чүп базы булуга карамастан, халык һаман тыкрыкларга, бакча башына чүп ташудан туктамый икән.
Нурия Хәйруллинаның чыгышыннан шуны аерым билгеләп үтәсе килә: аларның авыл җирлегендә алып бара торган эшләре бергә эшләнә икән. Һәм күмәк көч куйганда булышкан, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган кешеләрне, авыл агайларын исем-фамилияләрен атап, рәхмәт әйтеп чыкты. Мәктәп, балалар бакчасы коллективы, ветераннар оешмасы, Мәдәният йорты белән берлектә бәйрәмнәр, чәй табыннары үткәрелү дә матур гадәткә әйләнгән.
Авылда берничә ай саклык кассасы эшләмичә торган. Сәбәбе - медпункт, элемтә бүлекчәләре аерылып чыкканнан соң, Сберкасса ут ялгау белән килеп туган кыенлыклар. Ә кассага ут ялгау аерым комачаулыклар китереп чыгара. Бүген эш җайланган, килешү төзелеп, касса яңадан халыкка хезмәт күрсәтә башлаган.
Район башлыгы Р.Хөсәенов авыллардагы проблемаларга тукталды. Түбән Чыршылыда гаилә фермалары булдыру кирәклеген әйтеп узды. Шәһәрдән авылга йөрүче маршрут автобусларының графигын төзеп бетереп, әлеге эшне дә җайга салырга сүз бирде. Ахырдан халык сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл ќыены