Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Халкым талантларга бай

Халкым талантларга бай Авыл көнен билгеләп үтүнең чираттагысы Ивановка авыл җирлегендә узды. Аңа шәһәр мэры Р.Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Хәмидуллин, "КомводСтройСервис" җәмгыяте директоры И.Минаҗев, Лениногорск Эчке эшләр бүлеге начальнигы М.Мәхмүтов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре килгән иде. Алып баручылар иң элек Ивановка, Медведка, Аккүл, Михайловка авылы тарихы белән таныштырып...

Халкым талантларга бай

Авыл көнен билгеләп үтүнең чираттагысы Ивановка авыл җирлегендә узды. Аңа шәһәр мэры Р.Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Хәмидуллин, "КомводСтройСервис" җәмгыяте директоры И.Минаҗев, Лениногорск Эчке эшләр бүлеге начальнигы М.Мәхмүтов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре килгән иде.


Алып баручылар иң элек Ивановка, Медведка, Аккүл, Михайловка авылы тарихы белән таныштырып үтте. Авыл Халкым талантларга байкүренешләрен, табигатен тасвирлаган презентацияне кунаклар җылы кабул итте. Авыл көне белән залда утыручыларны Ивановка авыл җирлеге башлыгы Александр Московец тәбрикләде.

- Хөрмәтле кунаклар, авылдашларым. Сезне Авыл көне белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек, тазалык, байлык телим.

Авыл бетә, диләр. Чыннан да бүгенге көндә авылның күпчелеген өлкәннәр, ветераннар тәшкил итә. Алай булуга карамастан, авыл яши әле. Узган ел яшь гаилә кайтты. Аларны эш белән тәэмин иттек. Теләк бер: авылга яшьләр кирәк. Авыл нигезен саклар өчен яшьләрнең авылда төпләнүе мөһим, - диде Александр Васильевич. Чыгышын тәмамлап, ул Авыл көнен үткәрүдә ярдәм итүчеләрне, авыл тормышында актив катнашучыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, үз чиратында, авыл халкын бәйрәм белән генә котлап калмыйча, бүгенге көндә авыл җирлегендәге актуаль мәсьәләләргә тукталды. Бу - мөгезле эре терлек санын арттыру, авыллардагы юлларны төзекләндерү, яшьләрне авылга җәлеп итү мәсьәләләре.

Ивановка авылы эшчән, тырыш кешеләргә бай булуы белән генә түгел, талантлы кыз-уллары белән дә горурлана ала. "Ватан нидән башлана?" дигән сорау белән башланып киткән концерт мондагы халыкның уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген, җыр-моңга сәләтен, биюгә осталыгын, сый-нигъмәткә кунакчыллыгын тагын бер кат раслады. "Их, сез матур кызлар" җырын гармунда 5 телдә башкара алучыны моңа кадәр очратканым юк иде әле. Әллә нинди яшерен талантлар бар икән бу авылда. Йөрәкләрне җилкендергән гарәп кызлары биюе дисеңме?! Нәни балалар әзерләгән тамаша дисеңме?! Мәскәү артистлары бер читтә торырлык. Хәтта авыл халкының зирәклеге, тапкырлыгы да сыналды бу концертта. Ивановка, Медведка, Михайловка, Аккүл авылларының популяр хатын-кыз һәм ир-ат исемнәренә кадәр билгеләнде.

Сәхнәдә шаулап-гөрләп Авыл көне уңаеннан концерт барса, клуб фойесында мәктәп укучылары үзләренең аш-суга осталыгын күрсәтеп, кунакларны кайнар чәй, коймак һәм башка баллы ризыклар белән сыйлады. Быелгы уңышның муллыгын раслап, өстәлдә эре матур яшелчәләрдән күргәзмә һәм аукцион оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев