Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хезмәтләренең файдасын күрәләр

13 баш мөгезле эре терлек асрый Шөгер авылында яшәүче Рәхимовлар. Шуларның алтысы - сыер. Рафик дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредиттан файдаланган. Кредитны үткән елларда алып, банк алдында бурычыннан да котылырга өлгергән инде ул. Рафик - гел эштә. Без аны очрата да алмадык. Малларын әти-әнисе - Рафаэль абый...

13 баш мөгезле эре терлек асрый Шөгер авылында яшәүче Рәхимовлар. Шуларның алтысы - сыер. Рафик дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредиттан файдаланган. Кредитны үткән елларда алып, банк алдында бурычыннан да котылырга өлгергән инде ул.


Рафик - гел эштә. Без аны очрата да алмадык. Малларын әти-әнисе - Рафаэль абый һәм Әлфия апа караша, ягъни эшне уртак алып баралар.

Бозаулар, үгезләр сарайда асралса, алты сыердан торган көтүне Рафаэль ага көтә. Ә Шөгердә моның өчен мөмкинлекләр киң.

-Сыерларны җәйләүдә көненә ике мәртәбә: иртәнге алтыдан көндезге унга кадәр һәм төштән соң, сәгать өчтән бишкә кадәр йөртәм, - диде Рафаэль ага, аны көч-хәл белән эзләп тапкач. Алып кайтышырга Әлфия апа да килгән иде (фотода).

Мал асраудан тәм табып яши Рәхимовлар. Керем-табышлары уртак булып чыкты.

- Бу кадәр сөтне кая куеп бетерәсез соң? - дип кызыксынмыйча булдыра алмадым, билгеле.

-Икесе имезә, икесе ташлаткан, икесен генә савабыз, - диде Әлфия апа. - Сөтләре балаларга, үзебезгә, күрше-күләнгә таралып бетә. Авылда мал асраучы аз бит хәзер. Сатабыз икән инде, сөтнең 3 литры - 70, каймакның ярты литры - 90, катыкның 3 литры - 80, эремчекнең килограммы - 70-80 сумнан "китә". Шәһәрдән авылга кунакка кайтучылар да еш кергәлиләр. Продукцияне бик мактыйлар...

Сыерлары бик көр Рәхимовларның. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләрме әле. Малларга вакцина, прививкаларны вакытында ясаталар. Абзарларын да бик пөхтә хәлдә тоталар. Рафаэль аганың терлекчелектә тәҗрибәсе зур. Ул кайчандыр Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган булган. Шөгер "Сельхозтехника"сының терлекчелек фермаларын механикалаштыру бүлегендә мастер булып эшләгән. Аларның махсус бригадасы райондагы барлык колхозларга хезмәт күрсәткән ул чакларда. Пенсиягә газчы-мастер булып эшләп чыккан.

"13 баш мөгезле эре терлек", дигән идем язмам башында. Укучы дөрес аңласын өчен әйтим: кредитка иң баштан биш сөтлебикә алган булган Рафик. "13"е - гомуми, ишәйгән маллар саны.

- Үгез суйсак, ите дә гаилә өчен генә. Бары тик бер ботын чыгымнарга тотабыз,-диде әңгәмәдәшләрем. - Бездә синеке-минеке дигән әйбер юк.

Өч балаларын һәм үзләрен күз уңында әйтүләре икән. Уллары Рафик һәм Рашат үз гаиләсе белән яши. Кызлары Дилә - Казанда, тормышта түгел икән әле.

- Мал азыгын бергәләшеп әзерлибез, - ди Рафаэль абый. - Былтыр бик авыр булды, печән әзерләргә дип Самара өлкәсенә үк чыгарга туры килде. Быел 10 машина печән, 3 машина салам, 5 тонна бөртеклеләр хәстәрләп куйдык. Туңдыргач бер өч "КамАЗ" жом кайтарырга ниятлибез. Әлегә иртәрәк, чөнки бозыла башлый ул. Чөгендер, кабак та үстерәбез. Инде алары бетеп килә.

- Дәүләткә дә рәхмәт, һәр сыер башына тиешле ярдәмне алдык, - дип сүзгә кушылды Әлфия апа.

Хуҗабикә тагын шуны әйтте: бозауларны дүрт айга кадәр имезәләр икән. Күрәмсең, бозаулары шуңа күрә әкияттәге кебек көр һәм матур.

- Авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк хәлебезне һәрчак белешеп тора. Салам юнәтергә дә ярдәм итте, - ди Әлфия апа.

Кыскасы, ташламалы кредит алып, рәхәтен күреп яши Рәхимовлар гаиләсе. Ә инде уңганлыкларына - күз тимәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев