Бүгенге көндә предприятие-оешмаларда, авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә травма алу очракларының сәбәбе - канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә эшне оештыра белмәү, хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын, юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Россия Конституциясе хезмәткәргә сәламәт һәм куркынычсыз эш шартлары тудыруга хокук алуны билгеләде. Әлеге проблемаларны дәүләтнең федераль органнары, җирле үзидарә органнары хәл итәргә тиеш. Ә асылда,...
Бүгенге көндә предприятие-оешмаларда, авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә травма алу очракларының сәбәбе - канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә эшне оештыра белмәү, хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын, юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Россия Конституциясе хезмәткәргә сәламәт һәм куркынычсыз эш шартлары тудыруга хокук алуны билгеләде. Әлеге проблемаларны дәүләтнең федераль органнары, җирле үзидарә органнары хәл итәргә тиеш. Ә асылда, бу мәшәкатьләр эш бирүчегә һәм профсоюзларга кайтып кала. Әлеге проблемага җәмгыятьне җәлеп итү максатыннан 2012 елны ТР Профсоюзлар федерациясе Хезмәтне саклау елы дип игълан итте. Табыш артыннан гына куып, хезмәтне саклауга тиешле игътибар булмау нәтиҗәсендә кеше гомере өзелергә мөмкин, ә андый хәлләр булгалый да.
Менә хәзер язгы кыр эшләре, аннары урак өсте башлана. Бәхетсезлек очракларының күбесе әлеге чорга туры килә. Хезмәт кешесенең гомеренә куркыныч янаганда, хуҗалык җитәкчеләре мөмкин булганның барысын да эшләргә бурычлы. Ни генә дисәң дә, сәламәтлектән мөһимрәк нәрсә юк бит.
Шул уңайдан, район агропромышленносте профсоюз комитеты мөрәҗәгать итә: хезмәтне саклау шартларын тулысынча үтәргә, техника белән сак эш итәргә кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмый калыйк. Кеше гомере акчалар белән исәпләнми бит. Җитәкчеләр хезмәткәрләрне эшкә алганда һәрберсе белән инструктаж үткәреп, соңыннан кул куйдыртып алырга тиешле. Аның тарафыннан булган ярдәмне сизсә, хезмәткәр дә эшенә карата җаваплылык тояр. Шулай ук яхшы эш шартлары тудырып, аның үтәлешен контрольдә тотарга кирәк.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев