Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Игенченең хезмәте кырларында күренә

Әнә шундый эчтәлектәге җыр белән башлап җибәрде агитбригада артистлары алдынгы комбайнчыларны котларга килгәч. Чыннан да, игенче кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгәндә генә нәтиҗәсе булачак, табыннарыбыз түрендә хуш исле ипи торыр. Механизаторлар әлегә сынатмый, әнә бит "Сатурн- Урал" хуҗалыгыннан Анатолий Звонарев икенче атна рәттән алдынгылар рәтендә. Дүшәмбе көнне "Иң...

Әнә шундый эчтәлектәге җыр белән башлап җибәрде агитбригада артистлары алдынгы комбайнчыларны котларга килгәч.


Чыннан да, игенче кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгәндә генә нәтиҗәсе булачак, табыннарыбыз түрендә хуш исле ипи торыр. Механизаторлар әлегә сынатмый, әнә бит "Сатурн- Урал" хуҗалыгыннан Анатолий Звонарев икенче атна рәттән алдынгылар рәтендә. Дүшәмбе көнне "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына йомгак ясадылар. Бу юлы күчмә байрак һәм акчалата премия алда язылган Анатолий Звонаревка, калганнары «Лениногорская» агрофирмасы» игенчеләре кулына эләкте. Алар - I төркемдә Хәмит Кәлимуллин һәм II төркемдә Котдус Габидуллин. Әлеге хуҗалыкның комбайннары Урдалы кырында борчак суктыруда эшли иде. Нәкъ бирегә котларга дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе, агитбригада артистлары килде. Соңгылары менә дигән итеп концерт куйды, механизаторлар, беразга гына булса да, комбайн гөрелтесен онытып, җыр-моң дөньясында "йөрде", ял итте. Иртәннән басуга килеп эш башлаучылар өчен анысы да бик кирәк. "Комбайн эшләп торганда, җитәкчелек тарафыннан хезмәткә бәя булганда, кичкә кадәр зарланусыз эшлибез", ди Хәмит абый Кәлимуллин. Хәзер тәҗрибәле комбайнчы булып беткән инде ул. 1982 елда армия сафыннан хезмәт итеп кайтканнан бирле туган авылы Урдалыда эшли. Комбайн ярдәмчесе булудан башлап җибәргән хезмәт юлы уңышлы гына дәвам итә, икмәкне ел саен шактый суктыра. Җиденче сезон эшләүче "Тукано-430" комбайны белән быел урак башланганнан бирле 452 тоннадан артык суктырган, бер атналык күрсәткече- 242 тонна. "Әти-әни гомер буе гади колхозчы булып эшләде, шунлыктан җир эшен күреп үстек без", ди Хәмит абый.
Белгәнебезчә, «Лениногорская» агрофирмасы»ның кырлары берничә бүлекчәгә бүленгән. Комбайнчыларга төрле җирдә эшләргә туры килә. Кич белән кайтып киткәндә, техника кырда сак белән кала, ә үзләрен вахта өйләренә тарата. Урдалы бүлекчәсендә 643 гектарда чәчелгән арышны суктыруны тәмамлаганнар. Агрофирманың баш агрономы Фәнис Шәйхетдинов сүзләренчә, арышның уңышы гектарыннан 24,5 центнер чыккан. Борчакның 520 гектары сугылган, тагын яртысы бар, аның уңышы 22,1 центнер тәшкил итә. Бу бүлекчәдә эш күләме шактый: 1 мең 320 гектардан- арпа, 986 гектардан бодайны урып аласы бар, ди агроном (авт. барлык цифрлар 11 август көненә).
Рәгать Хөсәенов әйткәнчә, комбайннар кыйммәтле, ә аларда эшләүче кешеләрнең тормышы аңардан күпкә кыйммәтле һәм кадерле. Шунлыктан исән-имин эшләсеннәр, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев