Керкәле таулары кемнеке?
Безнең чишмәләрнең суын эчкән кеше яңадан бирегә әйләнеп кайта. Лениногорск районы Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданова безне әнә шулай дип озатып калды. Чыннан да, җырларда җырланган авылның тарту көче әйтеп бетергесез. Аны аңлату өчен авыл буйлап сәяхәт кылыйк әле.
Авыл бетә, дип зарланырга яратабыз инде без. Заманында Лениногорскины шаулаткан нефть тә хәзер Әлмәт ягына авышкан. Керкәле халкы башлыча Лениногорскига, вахта белән башка төбәкләргә китеп эшли. Авылга бетү өчен иң кулай мөмкинлек. Әмма биредә ул мөмкинлекне “күрмәмешкә” салышалар. Читтә эшләү белән беррәттән, терлекчелекне җәелдерәләр. Шулай итеп авылда ике фермер хуҗалыгы оеша, шәхси хуҗалыкларда 240 баш эре терлек асрыйлар. Шуларның 117се – сыер, 13е ат икән.
Авыл буйлап барабыз: Галия апа, менә бусы – 16 сыер асраучы Дамир Гыйләҗиевләр, бусы – 10 сыер асраучы Рөстәм Мирзакаевлар, әле аның 100 баш сарыгы, дөясе, атлары да бар дип, нык хуҗалыкларны күрсәтеп бара. Илшат Кашаповлар – 7, Рәшидә Гарифуллина 6 сыер асрый. Ике сыерлы хуҗалыклар 11әү, ди. Бөтен якта сыерны мәшәкатьле, чыгымлы дигәндә, сездә ничек күпләп асрыйлар соң, дип тә кызыксынам. Галия апа гына түгел, китапханәче Рәмзия Хәсәншина да гаҗәпләнә бу сорауга. Сыеры булмаган йортның яме юк, ди Рәмзия апа. Ул бу сүзләргә әллә никадәр мәгънә сала.
Хәер, бу авылга XXI гасыр ялкаулыгы да, яңалыклары да килеп җитмәгән кебек. Биредә килен еш кына төп йортка төшә. Галия апа да каенана-каената белән яшәгән. Без кунакта булган комганчы, чишмә караучы гаиләләрдә дә шул ук хәл.
Чишмә дигәч, Галия апаның да, Рәмзия апаның да йөзләре яктырып китә. Рәмзия апа авыл тарихын сөйли башлый, монда риваятьләр дә, авылга атап язылган шигырьләр дә кушылып китә:
– Безнең авыл 1746 елда оешкан. Керкәле таулары халыкны бик күп золымнан, талау, яулардан саклап калган. Әнә, тау башындарак бер ялгыз агачны күрәсезме? Менә шунда бер юлаучы дога кылган. Шул җирдә чишмә тибеп чыккан. Без аны Кыз чишмәсе дип йөртәбез. Арырак Салкын чишмәбез бар. Аны Хәмзә бабай карап тора. Шуңа күрә Хәмзә чишмәсе дип тә йөртәләр үзен. Авылның икенче очына китсәк, күп чирләрне дәвалый алган Күкертле чишмә, атаклы сынчылар Виктор Рогожин һәм Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән “Курайчы егет һәм су алучы кыз бала” чишмәсе дә бар әле безнең. Самавыр чишмәсе янында туктап ял итмәгән юлаучы бар микән ул? Әле болардан тыш карап, тәрбияләп торган дистәгә якын чишмәбез бар.
Керкәленең урамы 4 чакрым озынлыкта. Бу җирлеккә Тукмак авылы да керә. Шушы ике авылда сигез йөздән артык кеше яши. Авыл картаямы, дип сорасагыз, саннар болайрак: пенсионерлар – 239, эшче куллар – 401, балалар саны – 184. Тукмак авылы телгә алынгач, Рәмзия апа тагын ачыклык кертеп куя:
– Тукмаклылар – барыбер шул Керкәле халкы инде ул. Элек бит бик тыгыз урнашканнар. 1929 елда иркенрәк урын эзләп, берничә гаилә арырак китеп җир билгеләгән. Су юлын табар өчен якындагы агачка тукмак асып куйганнар. Ул җилдә тибрәлеп, гел тукылдап торган. Тукмак атамасы шулай килеп чыккан.
Рәмзия апа, сез Тактакуш ягыннан кердегез, дип искәртеп куя. Бусы да – Керкәледән иркенрәк җиргә күчеп утыручылар атамасы. Дөрес, алар аерым авыл булып оешмаганнар, бер урам хасил иткәннәр. Күченүчеләр арасында Рәмзия апаларның бабалары да була. Бу – 1930 елга кадәр булган эш, ди китапханәче. Халык әүвәл тактадан куыш ясап торганга, урам исеме дә Тактакуш булып киткән.
Керкәле тауларына карап, юлыбызны дәвам итәбез. Галия апа сүзен мәшһүр җыр сүзләре белән башлый:
“Керкәле авылы кайда –
Биек тау итәгендә...”
Гөлшат Зәйнашева сүзләренә (көе Илгиз Закировныкы) язылган бу җырны башкортлар бик тә үзенеке итәсе килә бит әле. Айдар Галимов башкарганга микән инде ул? Бервакыт хәтта бер башкорт кешесе, исемен әйтеп тормыйм инде, бу җыр бит безнеке, безнең таулар турында, дип шалтыратты. Бик озак сөйләштек аның белән. Аңлаштык. Безнең Керкәле җыры икәнлегенә төшенде дип беләм. Тауларыбызның даны җыр белән дә, ташы белән дә таралган аның. Ташлары белән Казанның Кремль урамы, Болгар музей-тыюлыгы юллары түшәлгән. Керкәле таш карьеры җәмгыяте, Керкәле вак таш (щебень) җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәләренең берсе бу. Бездә халык эшкә булган, шөкер. Йомшак мебель ясаучылар да, балта осталары да шактый.
Галия Хөсәен кызына озак сөйләшергә ирек бирмиләр. Телефонына әле берсе, әле икенчесе шалтырата. Ул һәрбер үтенечне игътибар белән тыңлый. Менә хәзер печән өстенә җыеналар. Авыл башлыгы яңгырга киткәнче печәнне җыеп алсыннар өчен төргәкләү машиналары юнәткән. Аларга бәйле мәсьәләне дә хәл итеп алдылар. Хатын-кызга авыл кадәр авыл белән идарә итү авырдыр, дим. Ул: “Беләсезме, ир кешегә җиңелрәк, ул бит хатын-кыз кебек хискә бирелми. Әмма халыкның күңелен аңлап эш итәр өчен башлыкның хатын-кыз булуы кирәк. Мин бит алар белән бергә көтү куам, кырга чыгам”, – ди.
Дөрес, бу авылның да проблемалары юк түгел. Мәсәлән, 32 ел элек төзелгән балалар бакчасы бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Әлегә анда 18 бала йөри. Башка елларда балалар саны күбрәк тә булган, бина да искергәч, Шөгердә бер дигән, бассейнлы бакча да салып куйгач, анда барып эшләүче яшь гаиләләр балаларын шунда илтә башлаган. Бакчаны ябуга ук илтеп җиткермәскә кирәк, ди башлык.
Авылны бетүгә илтә торган юлларның берсе ул, дип тә өсти. Мәдәният йорты да авыр хәлдә. Дөрес, 2000 елда аңа өлешчә ремонт ясаганнар. Бүген исә ул безне җимерек баскычлары, ярыла башлаган диварлары белән каршы алды. Шушы ук бинада китапханә дә, авыл идарәсе дә урнашкан. Бу авылга күп функцияле үзәк торгызасы да бит... Әлегә исемлеккә эләкмәгәннәр шул әле.
Юл буеннан ук чишмәләр белән каршы алган Керкәле авылы башлыгының юлчыларга да әйтер сүзе бар. Су буена чүпләрен ташлап калдырмасыннар иде, ди ул. Изге урыннарны олылау да онытылып бара шул бездә.
Гөлинә Гыймадова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев