Лениногорск кыр эшләренә әзерләнә
Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы - 69 процент, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Язгы кыр эшләре нык әзерлек һәм финанс ресурслары сорый торган чор, быел бигрәк тә. Моның сәбәпләре күп: авыл хуҗалыгы...
Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы - 69 процент, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.
Язгы кыр эшләре нык әзерлек һәм финанс ресурслары сорый торган чор, быел бигрәк тә. Моның сәбәпләре күп: авыл хуҗалыгы җитештергән продукциягә бәянең түбән булуы, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кыйбатлану. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәнлектән, дәүләтнең ярдәме дә үзгәрде: хәзер ул эшкәртелгән җир һәм югары сыйфат белән сатылган сөтнең күләменә карап кына бирелә. Тик барыбер райондагы 59 мең гектар чәчүлек җирләрен эшкәртергә кирәк. Әлеге мәйданнарның 37 мең гектарында бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыралар. "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигәндәй, чәчүлек орлыкның сыйфатлы булуы таләп ителә. Көздән амбарларга 10 мең тоннадан артык бөртекле культура орлыгы салып калдырылган. Шуның 202 тоннасы элиталы орлыкка керә. Тагын шундый 110 тонна орлык булдыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев