Лениногорск районында күпме сөт җитештерелгән? (саннар)
Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 9 ноябрь көнендә район хуҗалыкларында 44 тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка артыграк. Бер сыерга уртача 11,6 килограмм сөт туры килә. Республика буенча бу күрсәткеч 13,4 килограмм тәшкил итә. Башка районнарда сөт кимүе күзәтелә. Күршеләребез: Чирмешәндә бер сыерга 8,6; Әлмәттә...
Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 9 ноябрь көнендә район хуҗалыкларында 44 тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка артыграк. Бер сыерга уртача 11,6 килограмм сөт туры килә. Республика буенча бу күрсәткеч 13,4 килограмм тәшкил итә. Башка районнарда сөт кимүе күзәтелә. Күршеләребез: Чирмешәндә бер сыерга 8,6; Әлмәттә 7,9; Бөгелмәдә 10,6 килограмм савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев