Лениногорск шәхси хуҗалыкларына нинди ярдәм чаралары бар?
Субсидияләр каралган.
Лениногорск районында 9 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Аларның мини-фермалар төзегәндә, чебешләр сатып алганда, ярдәм чаралары алу мөмкинлеге бар, шулай ук сыерлар һәм кәҗәләр тоту өчен субсидияләр каралган.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында ел башында авыл җирлекләрендә узган җыеннар турында хәбәр иткәннәр иде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чараларын язып үтәбез.
Лениногорск районында шәхси хуҗалыкларда 1583 мөгезле эре терлек бар, шуларның 711е – савым сыерлары. Дөрес, соңгы елларда авыл җирлекләрендә сыер асраучылар кимеде. Авыллар картая, олы яшьтәгеләр сыер асрарлык хәлдә түгел, яшь гаиләләр мал асрамый. Аннан маңгай тирең түгеп асраган, тәрбияләгән малның үзкыйммәте юк дәрәҗәсендә.
Шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары гамәлдә соң?
Ярдәм итүнең барлык программалары өчен бердәм таләпләр:
- Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеге булу;
- Электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәлү;
- Салымнар һәм банкротлык процедурасы буенча бурычлар булмау.
- Салымнар һәм башка түләүләр белән проблемалар булмау.
Иң кирәкле юнәлешләрнең берсе – сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү. Мини‑ферма (сөт юнәлеше) төзелешенә субсидия. Субсидия бирү шартлары: мини‑ферманың 50 процентка кадәр төзелеше (каркас, фундамент, стеналар, идән) тәмамланган булуы; 2026 елның 1 гыйнварына 8дән артык сыерлы мини-ферма өчен кимендә 3 баш сыер булу шарт, әгәр 5тән артык сыерлы мини-ферма төзергә уйласагыз, кимендә 2 сыер булу шарт.
Субсидия алынганнан соң 6 ай эчендә төзелешне тәмамларга, аннан соң тагын 6 ай эчендә җитешмәгән сыерларны тулыландырырга. Мал санын 5 ел дәвамында сакларга.
Субсидия күләменең максимум суммасы: 5тән артык сыерлы мини‑ферма өчен – 500 000 сум; 8дән артык сыерлы мини‑ферма өчен – 1 000 000 сум.
Әлбәттә, документлар җыярга кирәк булачак. Менә шунысы – шәхси хуҗалыклар өнәп бетермәгән эш тә инде. Тик шуннан башка булмый, хәзер бар җирдә кәгазь-документация эше, алар тәртиптә булырга тиеш. Дәүләт акчасын алу шулай гына түгел.
Көтүне яңарту һәм арттыру өчен түләүләр каралган. Бер баш өчен - 80 мең сум; нәселле терлекләр өчен - 90 мең сум.
Субсидия бер хуҗалыкта иң күбе 15 башка бирелә. Мәҗбүри шарт – терлек сатып алуны раслый торган һәм ветеринария документлары булу. Сатып алынган терлекләр саны биш ел дәвамында сакланырга тиеш.
Кош-корт сатып алу чыгымнары өчен субсидия. Субсидия 2026 елның 1 апрель‑1 июль аралыгында Татарстанда чыгарылган кошка бирелә.
Субсидия күләме: (бер башка) күркә яки каз – 200 сум; үрдәк – 120 сум; бройлер тавык чебеше – 100 сум (субсидия чыгымнарның 50 проценттан артык булмаска тиеш).
Субсидия шартлары: яше 1 айдан артык булмаска; алган кошларны, бройлер һәм үрдәкләрне – 2 ай, казлар һәм күркәләрне 4 ай сакларга кирәк.
Һәр хуҗалыкка 50 баштан алып 100 башка кадәр сатып алырга була. Әлбәттә, кош-кортларның ветеринария документлары булу - мәҗбүри.
Сөтле сыерлар һәм 1 елдан зуррак кәҗәләр тоту чыгымнары өчен субсидия.
Хәзер Сөтле сыер өчен бер башка 6 300 сум түләнә, 1 елдан зуррак кәҗәләр өчен – 1 000 сум.
Түләүне алу өчен ветеринария чараларын уздыруга килешү һәм терлекләрнең баш санын киләсе ел башына кадәр саклап калу бурычы таләп ителә.
3 елдан зуррак атлар өчен өчен субсидия.
Өч яшьтән зуррак бияләр асрауга субсидия бер башка 5 мең сум күләмендә бирелә. Хуҗалыкта атлар саны буенча чикләүләр бетерелде. Төп шартлар — баш санының электрон хуҗалык кенәгәсе белешмәләре һәм агымдагы елда вакцинация үткәрү.
Кирәкле документлар – заявка, килешү, түләү документлары, паспорт күчермәләре, җир документы, хисап‑исәп формасы.
2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар берничә юнәлеш буенча дәүләт ярдәме алган. Бу: сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү; токымлы һәм гади таналар һәм сыерлар сатып алу; сыерлар һәм кәҗәләр асрау, кош-корт сатып алу.
Саннар
Лениногорскида шәхси хуҗалыкларда атлар саны – 711, сарык-кәҗәләр – 3665, умарталар – 2181, сыерлар – 711 баш. Республикада 401 мең шәхси хуҗалык бар. Узган елда республикада шәхси хуҗалыклар 521 мең тонна сөт, 112 мең тонна ит әзерләгән, 817 мең тонна бәрәңге һәм 189 мең тонна яшелчә үстергән.
Белешмә
Татарстанда моннан ун ел элек, 2016 елда гыйнвар аенда «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында»гы закон кабул ителде. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, авылларда эш белән тәэмин итүне һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне стимуллаштыруга юнәлтелгән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев