Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида язгы чәчү

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 14 май көненә районда чәчү эшләре 24 мең гектарда башкарылган, бу - барлык мәйданның 62 проценты. Хәзерге көндә сабан бодае 4 мең 270 гектарда (планда - 10 мең 670 га), борчак - 1 мең 460 гектарда чәчелгән. Әле алда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгын...

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 14 май көненә районда чәчү эшләре 24 мең гектарда башкарылган, бу - барлык мәйданның 62 проценты.
Хәзерге көндә сабан бодае 4 мең 270 гектарда (планда - 10 мең 670 га), борчак - 1 мең 460 гектарда чәчелгән. Әле алда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгын чәчү эшләрен төгәллисе бар. Шул ук вакытта "Лениногорская" агрофирмасы" шикәр чөгендере утырта, бу эш 1 мең 150 гектар җирдә башкарылган. Яшел азыкка кукуруз чәчү әле башланып кына киткән.
Өлгерлек күрсәтүче хуҗалыклар арасында алда әйтелгән "Лениногорская" агрофирмасы", "Сатурн-Урал", "Ленин", "Зеленогорский" бүлекчәсе бар. Һава торышы уңай торудан файдаланып, "Агропродсервис", "Спартак"агрофирмасы", "Чулпан" һәм "Йолдыз" җәмгыятьләренә чәчү эшләрен тизләтсәләр дә чакка гына туры килер иде.
"Маркс" җәмгыятенә быел 2 мең 355 гектарда чәчү эшләрен башкару планы тора. Биредә бүгенге көндә 8 берәмлек трактор эшли. Хуҗалыкның хезмәтчәннәре дә - булсынга дип эшләүчеләр. Чәчү торышы белән танышырга дип, "Маркс"ка барганда, Зиннур Шириев (фотода) МТЗ тракторы белән дым каплатуда эшли иде. Соңыннан хуҗалык идарәсеннән белешкәнчә, ул тырмалауда 275 гектар, культивацияләүдә 147 гектар җирне эшкәрткән. Хәзерге вакытта сабан бодае чәчә, диделәр. Ул үзе Куакбашныкы, 10 еллап хуҗалыкта хезмәт итә. Барлык игенче-механизаторларга мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чђчњ

2
X