Район кырларында урып-җыюдан соң тырмалау эше дә бара
Районыбыз кырларында кызу эш өсте. Урып-җыюга барлык хуҗалыклар да кереште.
Уңыш күп булмаса да, бөртеклеләрне югалтмыйча җыеп алырга дигән максат белән игенче-механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре эшлиләр.
Бүгенге көндә 7362 гектардан бөртеклеләр суктырып алынган. Барлыгы 13 мең 700 тонна бөртекле җыелган. Шуның 13 мең 400дән артык тоннада — уҗым бодае, 199 тонна — көзге арыш һәм бераз солы. Көзге арышка әле күптән түгел керештеләр, шунлыктан аның чыгышы бик сөендерми, гектарыннан 8,7 центнер чыга, ә уҗым бодаеныкы гектарыннан 18,9 центнер тәшкил итә.
Кырларда 40лап «кыр кораблары» эшли. Механизаторлар кайнар ризык белән тәэмин ителгән. 2 август көне мәгълүматына караганда, урып-җыю 20 процентта башкарылган.
Бу көннәрдә «Август-Лениногорск» хуҗалыгы көн саен 600 гектар чамасында уҗым бодае суктыра. Шул ук вакытта комбайн урып алуга кырга икенче техника керә һәм тырмалый башлый. Агрофирманың баш агрономы Илнур Садыков әйтүенчә, комбайн ургач, аның саламы кала. «Менә шул саламны вакытында тырмаларга, кыр буенча таратырга кирәк. Әгәр бу эшне башкармасак, бу кырлардан бик аз күләмдә уңыш алачакбыз. Салам черегән вакытта туфрактан азотны да „йота“. Ул урыннарда исә киләсе сезонда шытымнар тигез чыкмаячак, ныклап үсеш ала алмый. Шунлыктан тырмалау — бик кирәкле, мөһим эш», — дип аңлата агроном.
Хуҗалыкта тәүлек дәвамында тырмалау эше бара, бары бер генә трактор бу эштә. Сменалап ике тракторчы эшли: Рамил Гәрәев һәм Илсур Моратов.
Уҗым бодаеның гомуми чәчүлек мәйданы 8 мең 300 гектар тәшкил итә. Кырларда 4 бригадага бүленеп комбайннар эшли.
фото: "Август-Лениногорск"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев