Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыклары сәламәт терлек аша мул продукциягә ирешергә тырыша

Элегрәк күп итеп мал асраучылар: “Мал-туарның иминлеге - аның улагында”, - дигәннәр.

Бүгенге көндә Лениногорск районы аграр хуҗалыкларында 4910 баш мөгезле эре терлек исәптә тора, шуның 1533е – савым сыерлар.

 Районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык булып “Август-Лениногорск” җәмгыяте тора. Шушы елның 27 март көненә булган мәгълүматка караганда, әлеге хуҗалыкта көненә бер сыердан 30 килограмм сөт җитештерелә.

Киләчәктә сөтчелек тармагы үсеше өчен районның Ялтау авылында сөтчелек-товарлыклы комплексның икенче чираты төзелә. Сыерлар тота торган бинаның түбәсе ябылган. Эшләр график буенча бара, төзелеш июль ахырында тәмамланачак.

Бүгенге көндә “Август-Лениногорск” җәмгыятендә 905 баш мөгезле эре терлек бар. Әлбәттә, малларның сау-сәламәт булуы җитештергән продукциягә йогынты ясый. 

“Минем эшемнең төп максаты – көтүлекне максималь рәвештә нәтиҗәле итү”, - ди “Ялтау” сөтчелек-товарлыклы комплекста ветеринар фельдшер булып эшләүче Татьяна Исламова. Ул системалы рәвештә бер малны икенчесенә, токымы ягыннан яхшыракка һәм продуктивлык ягыннан тагын да әйбәтрәгенә алыштыру өчен җавап бирә.  

37 яшьлек Татьяна тумышы белән Әлки ягыннан. 2006 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “Ветеринария” белгечлеге алып, Лениногорск районына эшкә килә. Беренче хезмәт елларын ул чактагы “Карлыгач” колхозында (Кирлегәч авылы) ветеринар фельдшер буларак башлый. Колхоз беткәч, “Лениногорская” агрофирмасына эшкә килә.

Ә 2020 елдан “Август-Лениногорск” хуҗалыгында кабат җитештерү буенча ветеринар фельдшер булып эшли башлый. Эшкә батыр, үз хезмәтен яратып, чын күңелдән башкара. Ничә еллардан бирле үз юнәлеше буенча эшләгәч, шактый гына тәҗрибә тупларга да өлгергән.

“Авыл хуҗалыгы тармагы мине эш сөяргә, җаваплы булырга һәм нинди генә ситуация булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтте. Әлеге сыйфатларның барысы да эштә генә түгел, тормыш итү барышында да бик кирәкле булды”, - дип сөйли Татьяна.

Әлеге аграр хуҗалыкта малларның сәламәт булуы беренче урында тора. Монда сыерларны ясалма орлыкландырганнан соң 28нче көндә малның буазлыгын белер өчен, сыерларны ультра тавыш тикшеренүе (УЗИ) аша үткәрәләр, барысы да система буенча эшләнелә.

Хезмәткәрнең эшне яратуы коллективның бердәмлегенә дә бәйле. “Безнең коллективны көйле, җайга салынган оркестр белән чагыштырырга мөмкин: һәр хезмәткәр үз ролен яхшы белүдән тыш, башкара торган барлык “көйләрне”дә бик әйбәт белә”, - ди ул.

Агрофирма еш кына хезмәткәрләрен классификацияне арттырырга дип укуларга, семинарларга җибәрә. Татьяна Исламова Ижевскида булып кайткан. “Анда безне УЗИ аша буазлыкка һәм гинекологик авыруларга тикшерергә, карарга өйрәттеләр”, - ди хезмәткәр Татьяна Исламова.

 

Розалия Мостафина

Фото: Исламованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев