Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа Иштирәктәге бәрәңге складында эш бара (ФОТОЛАР)

Яңа Иштирәктәге бәрәңге складында эш заводтагы кебек бара. Бәрәңге төягән "КамАЗ" машинасы үлчәнгәннән соң махсус машинага бушата, аннан транспортер аша әкрен генә бәрәңге "китә". Шулвакытта эшчеләр ике яклап, кара-каршы басып, бозылганнарын аралап тора. Чиста, яхшылары исә алга таба китеп, өемгә өелә бара. Хәзерге вакытта районда бәрәңге алу эше бара. "Лениногорская...

Яңа Иштирәктәге бәрәңге складында эш заводтагы кебек бара.

Бәрәңге төягән "КамАЗ" машинасы үлчәнгәннән соң махсус машинага бушата, аннан транспортер аша әкрен генә бәрәңге "китә". Шулвакытта эшчеләр ике яклап, кара-каршы басып, бозылганнарын аралап тора. Чиста, яхшылары исә алга таба китеп, өемгә өелә бара.

Хәзерге вакытта районда бәрәңге алу эше бара. "Лениногорская агрофирмасы" кырларыннан алынган "икенче икмәк" Яңа Иштирәктәге складка кайтарыла. Биредә аны чистарталар һәм саклауга куела. Склад мөдире Ксения Әхмәдиева әйтүенчә, бина эчендә тиешле температура саклана.

  • Склад эчендә бәрәңгегә зыян китерми торган температура тора. Бәрәңге икенче язга кадәр саклана. Ел дәвамында кибетләргә, ярминкәгә реализацияләнә. Быел уңышы әйбәт кенә күренә, яңгырлар да яуды. Агрофирма яңа "Родриго" сорты утыртты. Ул эре була торган сорт. Складта күбесенчә яңаиштирәклеләр эшли, иртәдән башлыйбыз, кич кенә тәмамлыйбыз. Биш-алты машина кырдан ташып тора, - ди ул.

Быел агрофирма бәрәңгене 128 гектарда утырткан. 26 сентябрь көненә 40 гектар җирдән 840 тонна бәрәңге алынган. Уңыш уртача 210 центнер тәшкил итә.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев