Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Буыннар чылбыры өзелмәсен!

Бер горурлык хисе яна миндә, Карагызчы әле, безләргә . Гаиләбез матур, ишле безнең, Шулай кирәк, яшим дигәндә. Нинди бәхет бит ул - балаң булу, Оныкларның тәгәрәп үсүе. Бәхет тагын шушы буладыр ул, Шәҗәрәңнең дәвам итүе. Менә шундый тирән мәгънәле шигыре белән Мөкәррәмә апа Хисамова башлап җибәрде Урмышлы Мәдәният йортында үткәрелгән...

Бер горурлык хисе яна миндә,
Карагызчы әле, безләргә .
Гаиләбез матур, ишле безнең,
Шулай кирәк, яшим дигәндә.
Нинди бәхет бит ул - балаң булу,
Оныкларның тәгәрәп үсүе.
Бәхет тагын шушы буладыр ул,
Шәҗәрәңнең дәвам итүе.
Менә шундый тирән мәгънәле шигыре белән Мөкәррәмә апа Хисамова башлап җибәрде Урмышлы Мәдәният йортында үткәрелгән " Буыннар чылбыры өзелмәсен "дип аталган очрашу кичәсен. Ландыш һәм Ринат Локмановлар ике нәселне җыйганнар иде: Имаметдинов-Фәрзиевләр һәм Хисамовлар нәселе.

Бүгенге көндә Хисамовлар - 72 кеше, шуларның 28е авылда яши.
Имаметдинов - Фәрзиевләр дә алардан бик азга гына калыша, алар - 61кеше. Шуларның 19ы авылда яшәп, көн итә.
Һәр ике гаилә дә зур горурлык хисе белән үз нәсел агачы - шәҗәрәсен тәкъдим итте. Әлбәттә, иң матур сүзләр нәсел башы - бабайлар турында булды.
Никадәр талант иясе бу гаиләдә! Иң кечкенәләре Илмира, Нәргизә, Ләйсән "Су буйлап "биюен башкарды. Ландыш Имаметдинова кечкенә улы Данил белән "Бал җимешем" җырын җырлап, күп кешенең күзләрен юешләтте.
Ә инде ике гаилә берләшеп: Гөлчәчәк Имаметдинова, Фиалка, Гүзәл, Эльвира Хисамова Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"еннән өзек күрсәткәндә, зал көчле алкышларга күмелде.
Бу нәселләр җырга-биюгә генә түгел, кул эшләренә дә бик оста. Сәхнә алдын тутырып торган Гаҗилә Фәрзиева апа һәм аның дүрт оныгы - Алисә, Илүзә, Флюсә, Ришатның кул эшләреннән ясалган күргәзмә моның бер дәлиле иде.
Һәр нәселнең дә еракларга таралган тармаклары җыелды ул көнне клубка: Әлмәт, Актүбә, Баграж, Кичү, Алабуга, Түбән Кама....
Кичәдә катнашкан Эльвира Машина, Рамил Галимҗанов башкарган җыр ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм