Дәшми калуың - хәерле
Җәлил хәзрәт вәгазен тыңларга ул көнне мин дә барган идем. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Ул шундый “тәмле” һәм “йомшак” итеп сөйли. Искиткеч ипле, бик акыллы кеше.
Ул көнне сәгатьләр дә минут шикелле сизелмичә үтеп китте, һич кенә дә ялыктырмады. Кешеләрне ул бер-берсенә карата игътибарлы, җылы мөнәсәбәттә булырга чакырды. Кайвакыт, кешеләр чәнечкеле, авыр сүзләр әйтеп бер-берсен рәнҗетә, юк-барга гаепли шул. Адәм баласы вакытында ярсуын бастырырга өйрәнергә тиеш дигән фикерләр җиткерде хәзрәт.
Бу очрашуның барлык эчтәлеген, уй-кичерешләремне, әлбәттә, бер утыруда язып бетерә һәм аңлата торган түгел. Ул көнне Мәдәният сараеннан очынып, күңелгә ниндидер рәхәтлек алып чыктым. Хәзрәт әйтмешли, бу очрашудан “уңай”, “алтын”, “җылы” энергия алып киттем. Шундый кешеләр белән аралашкач, ничектер “яңадан” тугандай буласың, яхшылыклар гына кыласы , елмаясы килә. Үзеңне дә җиңел һәм тыныч тотасың.
Авыр энергетикалы кешеләр дә җитәрлек. Алар яныннан, киресенчә, арып-талып, “авырып” диярлек чыгасың, хәлсезләнәсең. Көндәлек тормышта андыйлар белән ешрак очрашабыз, дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт тә.
Вәгазьдән соң өйгә кайтып барганда, шундый “явызга” мин дә юлыктым. Машинамда үзебез яшәгән йортка таба борылдым. Ишегалдына таба җитәрәк, юлдан ыспай гына киенгән бер хатын бара. Нәкъ юлның уртасыннан атлый, кырыйга чыгарга бер генә дә исәбе юк. Бераз көтеп, сабырлыгым беткәч, юл бир инде, мине күрмидер бу, дип сигналга бастым.
Ул шундый ямьсез һәм усал итеп карады, тик юл бирергә ашыкмады, киресенчә, “атлыйммы-атламыйммы”га калды. Ярый, көттем дә, ул узып киткәч, кырыйга барып туктадым. Ишекне ачуым булды, яныма чабып ук килде дә:
-Нәрсә дип әле миңа сигнал бирәсең? Синең хакың юк монда йөрергә, - дип тавышланырга тотынды.
- Соң һавадан очып йөрергә канатым юк, бераз кырыйга чыгыгыз, дип кенә кисәттем, таптап китә алмыйм бит инде, - дидем тыныч кына.
Ә ул тагын да ярсып:
- Монда җәяүлеләр генә йөрергә тиеш. Синең бернинди хакың юк сигналга басарга, - диде һәм тагын әллә нинди әшәке сүзләр әйтеп, аяк тибеп кычкыра башлады.
Эсселе-суыклы булып, бөтенләй өнсез калдым. Әле генә позитив дулкында йөзгән булсам, теге хатынның шулай бер юктан дулавы башыма “капты”. Җәлил хәзрәт әйткәнчә, башка аның белән сүз “көрәштереп”, тел әрәм итеп тормадым, дәшми генә китеп бардым.
Әле өйгә кергәч тә, калтыравым басылмады, озак тынычлана алмадым. Өстәвенә, кич белән башым да нык авыртты. Их, менә шундыйларга тыңлатасы иде Фазыл хәзрәтнең вәгазен.
Диләрә Шакирова
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев