Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Галәм киңлекләрен яулап

Җитмешенче еллар уртасы. Поезд алга, төньякка ашкына. Поезд вагоннарында – Татарстан егетләре. Хәрби хезмәткә барабыз. Яшьлек тормышыбызда кискен борылыш: ышаныч һәм өметләребез зурдан. Бер - беребез белән якынрак танышабыз. Татар егетләребез дә шактый, төрле районнардан без.


 Карантин үттек, илебезгә ант итеп, командаларга билгеләндек. Космос киңлекләренә космик корабль очыруга зур әзерлектә хезмәт куябыз. Шәм шикелле төз, биек, баһадир космик ракетага ягулык салабыз. Төрле компоненттан торган ягулыкның бер өлеше парга әйләнеп томан хасил итә. Менә инженер –командир рупор аша  солдатларга күрсәтмә бирә. Көчле двигательләр ут ялкыннары чыгарып, корабльне галәм киңлекләренә юнәлтә.

Беренче баскыч – ракетага беркетелгән ян-яктагы дүрт ягулык баклары ычкындырыла. Икенче баскыч – төп ягулык багы автомат рәвештә ычкындырыла. Корабльнең өченче баскыч двигательләре галәм киңлегенә – җирнең ясалма иярченен орбитага чыгара. “Молния”, “Метеор”, “Янтарь”, “Бион” һәм башка исемле җирнең ясалма иярченнәрен галәм киңлекләренә очырдык.

Могҗиза: иртәнге күнегүләр вакытында, радиодан татар моңы – татар җыры яңгырады. Атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров иде ул. Безне дулкынлану, горурлану хисләре биләп алды. Үз телебездәге җыр, бигрәк тә чит җирләрдә, бик кадерле һәм моңлы шул!

 Милләтләр дуслыгына командирлар тарафыннан игътибар бик көчле булды, солдатлар клубында милләтара дуслыкка багышланган кичәләр дә оештырылды. Төрле республикалар турында документаль фильмнар күрсәтелде һәм төрле милләт вәкилләре сәхнәгә чыгып, җыр-бию белән чыгыш ясадылар. Татарстанның Азнакай районы егете Имаметдин Хәкимов баянда уйнап, татар телендә җыр башкарды.  
 Миңа, Казахстан далаларында да булырга насыйп булды. Без – Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары  чирәм җирләргә икмәк җыярга бардык. Шул далаларга космостан корабльләр әйләнеп кайта. Газет, радио, телевидение бу турыда хәбәр итеп торды. Ул вакытларда Казахстанда космонавтлар портретлары мәдәният йортын бизи иде. Мәктәп елларында, комсомол оешмасына кабул иткәндә, космонавтларның исемнәрен белү мәҗбүри булды.

  Юрий Гагаринның  беренче булып галәм киңлекләренә очуын башлангыч сыйныфта укыганда белдек. “Юри” генә очкан диеп шаяртышып йөрдек. Космонавтика көнен хәрби парад, төшке бәйрәм ашы һәм тантаналы кичә белән билгеләп үтә идек.
Илебез тырышлыгы белән космосны өйрәнү, файдалану үсештә бара. Мин дә космос өлкәсендә хезмәт итүем белән горурланам, төшләремдә космодромны күрәм. Командирларыбыз тирән белемле һәм итәгатьле белгечләр, хәзер дә зур ихтирам белән искә алам.
     

  Быел 12 апрельдә - беренче космонавтның галәм киңлекләрен яулавына  60 ел. Бергә космодромда хәрби хезмәттә булган егетләрне, якташларны космонавтика көне белән котлыйм! Сәламәт булып, бәхет нурларында коенып яшәргә, киләчәк буынга галәм киңлекләрендә саф татар телендә сөйләшергә насыйп булсын!

                                                                                                                                                    

Альберт Мөхәммәдиев, Иске Иштирәк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев