Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кабат очрашырга язсын

Бер көнне Лениногорскидан күптәнге танышым Флера Яковлевна Родионова шалтырата: "Мине Сарабикколдан әйләндереп кайт әле. Гөлсирин шалтыратты. "Гөлсем апа: Флераны төшемдә күрдем, исән микән, бик сагынам мин аны, гел зәңгәр чәчәкле күлмәген кигән чагы күз алдымда, килсен иде минем янга, күңелем булыр иде",- дип әйтте", - ди. Гөлсирин дигәнем, Сарабиккол ветераннар...

Бер көнне Лениногорскидан күптәнге танышым Флера Яковлевна Родионова шалтырата: "Мине Сарабикколдан әйләндереп кайт әле. Гөлсирин шалтыратты. "Гөлсем апа: Флераны төшемдә күрдем, исән микән, бик сагынам мин аны, гел зәңгәр чәчәкле күлмәген кигән чагы күз алдымда, килсен иде минем янга, күңелем булыр иде",- дип әйтте", - ди.


Гөлсирин дигәнем, Сарабиккол ветераннар Советы рәисе, өлкәннәр өчен җаны-тәне белән тырыша, фамилиясе Якупова, ә Гөлсем дигәнем 99 нчы яше белән бара торган олы яшьтәге әби - Өммегөлсем Ярмиева. Флера Яковлевна Сарабиккол авылында 60 нчы елларда укытучы булып эшләгән, Гөлсем апа ул чакта мәктәпнең җыештыручысы иде. Аларның изге теләкләренә каршы килмәдем: машинама утырып, киттем Лениногорскига. Флера әзерләнеп торган, аның белән киттек Сарабиккол авылына. Гөлсирин апага тукталып (ул юл күрсәтүче), киттек әбигә.
Гөлсем апа дигәнебез, алдан әйткәнемчә, 100 яшькә якынлашкан әбиебез, япа-ялгыз карчык икән. Өе бик искергәч, ялгыз тора алмый башлап, үзен караучы социаль хезмәткәр чакыруы белән аның янына өйдәш булып күчә. Ә соцхезмәткәр дигәнебез, ачык йөзле, тәмле телле, уңган-булган, сәнгатькә гашыйк, үзе дә шигырьләр иҗат итә, җырлый торган кызыклы ханым - Галия Әхмәтова булып чыкты, Федотовка урта мәктәбендә - үзебездә, урта белем алган.
Гөлсем әбине ул бик яхшы карый. Әби чиста, пөхтә, менә дигән урын-җире, аш өстәле, матур бүлмә - бар да аның өчен. Әбинең Флера белән очрашу мизгелен тасвирлау катлаулы эш булыр. Мин ни еларга, ни көләргә, ни сөйләшергә белми аптырап калдым. Болар кичә генә аерылышкан танышлар кебек кочаклаштылар да, тотындылар сөйләшергә. Әбинең сораулары шулкадәр төгәл, ачык. Флера - бик олы җанлы, миһербанлы, белемле, акыллы һәм киң күңелле ханым. Ул әбине кочаклап, күп сорауларына җавап бирде, сөйләде һәм, тиздән булачак туган көне белән котлап, бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырды.
Сарабикколда татар авылларына хас ачыклык, кунакчыллык белән очраштык. Хөрмәтле Гүзәлия Рәисовна, авылыгыз да үзегез кебек икән. Ул арада, без килгәнне ишетеп, күршеләр җыелды. Чөкердәшеп, Галиянең тәмле чәен эчтек. Флера апаларын бик сагынганнар икән шул. Кич җитеп килә. Бик җылы саубуллашып, Флера Яковлевнаны үзебезгә - Федотовкага алып киттем.
Ә Федотовка - Флера Яковлевна өчен аеруча якын авыл. Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, эшкә безнең авыл мәктәбенә билгеләнә. Ачык йөзле, игътибарлы, җырчы, биюче, балаларны бик якын күрүче апаларын Иван Семенов, Евдокия Митрофанова, Нина Семенова һәм башкалар бүген дә бик яратып, сагынып искә алалар. Үзләре дә апаларының Лениногорскидагы дачасына күрешергә класслары белән килгән булганнар, ул үстергән чәчәкләр белән хозурланганнар.
Ерак 1956 елда эшләгән апалары белән аерылышканга инде 50 елдан артык. Флера Яковлевна күп еллар Казанда яшәгән, җаваплы вазифалар башкарган, Татарстан китап нәшриятында бүлек редакторы булып, шактый гына язучыларның китапларын чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән. Менә дигән татар теле белгече. Камал театрының күп кенә дәрәҗәле артистларын татар теленә, дикциягә өйрәткән. Ире Григорий Родионовны Мәскәүгә эшкә күчергәч, анда фатир алып яшәгәннәр. Григорий Васильевич Казанга кайтып китә, ә Флера Мәскәүдә кала. Ире белән аерылышкач, бөтен мәхәббәтен кызына Лилианасына бирә. Кызының бәхете була. Бик акыллы, уңган һәм белемле Казан егетен гомерлек яр итеп сайлап, Мәскәүдә яши. Флера кияве Айдар белән бик горурлана. Ике оныгы да - шатлык чыганагы. Флера ханым Федотовкада зиратта якыннары каберенә чәчәкләр куйды, хәер таратты.
Аңа 75 яшь булса да, хәтере бик әйбәт. Сөйләме юморга бай, үзенә тартып тора. Ул язучылар, иҗат кешеләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Үзе бер энциклопедия! Җанлы, җылы, кече күңелле ул. Әтисе судья булып, яшьтән Казан, Мәскәү кебек башкалада бөек кешеләр белән аралашып яшәгән, матди яктан тулысынча тәэмин ителгән. Ләкин гадилек, юмартлык, ачык йөзлелек, пөхтәлек кебек кешене бизи торган сыйфатларын югалтмаган. Флера Яковлевнаны яңадан Федотовкада көтеп калабыз.
Әлеге ике кызыклы шәхеснең берсенә 100 яшь тулып, икенчесенә сиксән тулгач, тагын бер очраштырып күрешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу