Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мәктәпнең данлы сәхифәсе

Шәһәребезнең 4нче мәктәбе районда иң өлкән белем бирү йортларының берсе. Мәкаләдә сүз әлеге мәктәп һәм аның тынгысыз укытучылары турында. Быелгы уку елында мәктәп үзенең 60 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый: үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар кора. Беренче көннәренә күз салсак, ул 1953 елда бер катлы барак тибындагы бинада эшли башлый. Бүгенге көндә...

Шәһәребезнең 4нче мәктәбе районда иң өлкән белем бирү йортларының берсе. Мәкаләдә сүз әлеге мәктәп һәм аның тынгысыз укытучылары турында.


Быелгы уку елында мәктәп үзенең 60 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый: үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар кора. Беренче көннәренә күз салсак, ул 1953 елда бер катлы барак тибындагы бинада эшли башлый. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучыларыбыз В.Шитуева, Ә. Зәйнуллина, Р.Ефремова үз эшчәнлекләрен монда башлап җибәргән. 1984 елда яңа бина төзелә, укучылар саны да арта. Бүгенге көндә мәктәптә 400гә якын укучы белем ала. Аларга югары белемле утыз укытучы белем бирә. Татар халык традицияләренең уңай тәҗрибәсен кулланып тәрбияләнүче сыйныфлар да бар. Укыту-тәрбия процессында Габдерәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Фазыл Туйкин иҗади мирасын актив кулланабыз.
"Май чүлмәге тышыннан билгеле", ди татар халык мәкале. Әлеге белем учагына да кагыла бу сүзләр. Биредә сыйныфлар җылы һәм һәркем күңеленә ятышлы итеп җиһазландырылган, укучылар һәм укытучылар өчен барлык шартлар булдырылган. Мәктәп директоры Юрий Гавриловның һәрбер баланы һәм ата-ананы күптәнге танышы кебек каршы алуы, хәлләрен сорашып, игътибар күрсәтүе хөрмәт хисе уята. Мөгаллимнәрнең яңалыкка омтылуын хуплап, хезмәтләрен күрә һәм аңа гадел бәя бирә торган җитәкче белән эшләү бәхет түгелмени? Матди-техник базасын ныгытуда, укыту-тәрбия эшен камилләштерүдә озак еллар директор булып эшләгән Рафил Гали улы Ситдыйков, Наилә Габделхак кызы Нуруллина, Фиюзә Әүһәди кызы Кашаповалар зур өлеш кертте.
Яңалыкка омтылучы, иҗади эшләүчеләр дә күп. Л.Фадеева, Г.Хәлимова, Х.Ситдыйкова, Т.Чуклова, Н.Мосолова, Д.Низамова, Л.Гришина, Ә.Мортазина, Р.Фәизова, Ә.Ильина, С.Веденеева, Ш.Сәлахов, Н.Сафина, О.Якупова, М.Елистратова, М.Шиһапова, Л.Зруллина, И.Барановская, Л.Латыйпова, З.Нуруллина, Р.Сәлахова, А.Есипова һәм башкалар. Шул ук вакытта кайгыртучан сыйныф җитәкчеләре дә әле алар.
Әлеге мәктәптә укып, бүген җитәкче вазифа биләүче кешеләр җитәрлек. Мәсәлән, район башлыгы Рәгать Хөсәенов бездә укыган. Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, Балалар иҗат йорты җитәкчесе Галина Абрамова, җитәкче урыннарда эшләгән Николай Тазов һәм башкалар бар. Алар - безнең горурлыгыбыз, бүгенге укучыларга аларны үрнәк итеп сөйлибез.
Үзебезгә генә хас традицияләребез дә бар. Шуларның берсе - ата-аналар белән тыгыз бәйләнеш. Мәктәп күләмендә уздырыла торган төрле чаралар, кичәләр аларны берләштерә. Укытучылар да балаларны чыныктыру һәм физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен зур көч куя. Ә иң мөһиме - һәр мөгаллимнең балаларны, үз хезмәтен яратып эшләве. Шуңа да аларны хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар ярата, хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа