Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

"Сез Федотовкадан мени? Гөргөринең туган авылыннанмы?"

Узган гасырның 60нчы еллары – Минзәлә педучилищесында укыган дүрт ел, шушы девиз белән үткән искиткеч кызыклы, риясыз, дустанә чор булды.


Чын патриотлык хисе каныбызга ана сөте белән кергән булгандыр инде: илебезне чын ярату белән яраттык, халкын  - иң бөек халык дип инанып яшәдек. Өлкән яшькә җитсәк тә, безнең буын әле дә шулай яши. Минзәлә педучилищесын шул чорда бетергән укытучыларның хәзер дә шундый булуларына һич шигем юк.

Училище бетереп, Федотовка авылына килдем. Чаллы шәһәреннән килсәм дә, туган авылым кебек, якын иттем Федотовканы. Хезмәттәшләремнең, дусларымның, авылдашларымның һәр уңышына, шатлыгына сабый бала кебек, горурланып яшәдем һәм яши бирәм.

... Ирем Степан белән Алтайның Барнаул шәһәренә, кызым Светланага кунакка кузгалдык. Купедан чыгып, вагон тәрәзәсеннән тирә-як табигатьне күзәтеп барам. Минем янга бер пар килеп басты. Ягымлы гына, күркәм кешеләр, 50-55 яшьләр тирәсендәгеләр. Сөйләшеп киттек. Русча аралашабыз. Боларның да Барнаулга кайтулары, Казанда кунак булганнар. Шулай сөйләшә барып, без  үзезебезнең Лениногорск районыннан, Федотовка авылыннан икәнлекне әйттем. Юлдашларым бер-берсенә карашып алдылар да, “Федотовка?” дип берьюлы кабатладылар. Хәзер инде аптырау хисе миңа күчте. Менә шунда башланды инде чын кызыклы танышу әңгәмәсе.

Бу катнаш гаилә булып чыкты. Хатыны Надежда рус, ире – Илгиз татар икән. Казандагы дуслары язучылар белән очрашуга алып барганнар. Очрашуда катнашкан шагыйрь Гәрәй Рәхим – Гөргөри боларга бигрәк тә ошаган. Бер-берсен бүлә-бүлә, миңа аның турында сөйли башладылар. Илгиз купеларыннан ике китап алып чыкты. Гөргөринекеләр. Берсендә шагыйрьнең биографиясе бирелгән. Очрашудан кайткач, китаплар белән танышып, Гөргөринең Лениногорск районы Федотовка авылыннан булуын белгән. Минем күзләр дә, иреннәр дә елмая. Аларга шагыйрьнең минем ирем Степанның якын балачак дусты булуын, Гөргөринең беренче укытучысы Анна Порфирьевна турында, авылда, мәктәптә очрашулар узып торуын сөйләдем.

Соңрак Надя белән Илгизне купебызга чакырдым. Степан белән, Гөргөри сүзләренә язылган “Оныттың бугай” җырын җырлап күрсәттек. Шунда Илгиз саф татар телендә: “Карагыз әле, Люция апа, авылыгыздан нинди олы язучы чыккан, ул сезнең авылга бүләк бит инде”, - дип әйтеп куйды.

Чыннан да, искиткеч язмыш. Рәхимсез сугыш елларыннан соң ук мәктәп укучысы булган, сабый чагыннан тормыш арбасын өстери башлаган, беркем ярдәменнән башка кечкенәдән шигырьләр язып, Казанда югары уку йортына – университетка кереп, җор күңелле, тапкыр телле, шәфкатьле, олы йөрәкле ир-егет булып үсеп чыккан. Чын патриотик рухта, табигатькә, туган ягына, халкына мәхәббәт белән сугырлган әсәрләр иҗат итүче, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим – Григорий Родинов, якын итеп Гөргөри – Федотовка горурлыгы, олы шәхес.

 

Люция Ильина, Федотовка.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев