Газет укучыларыбызга яхшы таныш, "Заман сулышы"нда 1996-1997 елларда бүлек мөдире булып эшләгән Наил Искәндәр улы Шәрифуллин, шушы көннәрдә редакциягә яңа китабын китерде. Шатлыгыңны уртаклашырдай дусларың булу - үзе бер бәхет булса, иҗат чишмәсендә сугарылып, каләм чарлаганда бергә булган хезмәттәшләрең белән сөенечеңне уртаклашу - тагын да зуррак куаныч. Яңа китабының укучы...
Газет укучыларыбызга яхшы таныш, "Заман сулышы"нда 1996-1997 елларда бүлек мөдире булып эшләгән Наил Искәндәр улы Шәрифуллин, шушы көннәрдә редакциягә яңа китабын китерде. Шатлыгыңны уртаклашырдай дусларың булу - үзе бер бәхет булса, иҗат чишмәсендә сугарылып, каләм чарлаганда бергә булган хезмәттәшләрең белән сөенечеңне уртаклашу - тагын да зуррак куаныч. Яңа китабының укучы кулына барып ирешүе дә авторның юбилей көннәренә - 55 яше тулуга туры килгән.
Каты тышлыкта, 500 битле китапны кулыма алуга, тышлыктагы рәсемне үземчә укыйм: сөюне куе томанга төреп тасвирлый, күрәсең шуңадыр, "Соңарган сөю" дип исемләгән. Бу яшьтә дә сөю-сөелү турында фәлсәфә корып буламы икәнни, дигән сораулы уйларым белән, иң әүвәл "Соңарган сөю"не укып чыктым.
Автор әлеге хикәясендә төп герое - классташы Дамирның сөйләме аша үз кичерешләрен, уй-фикерләрен нәкъ үзенчә әйтеп, тормыш чынбарлыгын ничек бар - шулай ачып сала. Бүгенге яшәештә иң кыйммәтле сыйфат - рухи тәрбиянең җитенкерәмәве кешелекне мәгънәсез упкынга алып баруын әйтә. Хикәя ахырында автор: "Үткәннәрендә казынып, минем алда күңелен бушатмаган булса, елый-елый тәүбәгә килмәгән булса, ул әле яшәгән булыр иде. Ник бардым мин анда, ник аны тыңладым?!" дигән үкенечле сүзләре, укучыны кабат-кабат кайтып уйланырга, яшәү мәгънәсен аңларга мәҗбүр итә. Дамирның үлемендә үзен гаепле санавы белән дә автор, укучыны бу фани дөнья ваклыклары алдында һәрдаим тәүбәгә килергә, үзеңне чистартырга кирәклеген искәртә. Бит, дини кануннар белән яшәүче мөселманнар да тәүбә-истигъфар кылуны хуплый. Димәк, авторның дөньяга карашы, фикерләве дә үзгә, үзенчә, ул изге җанлы образ тудырырга омтыла. Кешегә җан иңгәннән соң ук сөю-сөелү хисе салынуын, ул соңгы сулышка чаклы тәндә-җанда яшәвен ышандырырлык дәлилләр белән нигезли.
Китапта төрле елларда язылып, "Казан утлары", "Идел", "Сөембикә" журналларында бастырылган хикәя-повестьлары туплап бирелгән. 2010 елда "Мәйдан" журналы уздырган хикәяләр конкурсында беренче урынны алган "Соңгы ау" әсәре дә бар. Конкурста югары бәя алган икән, бу авторның үткен каләмле хикәяләү остасы булуы турында сөйли. Аңа иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез.
"Соңарган сөю" китабы "Татнефть" җәмгыятенең Рухи яңарыш фонды "Рухият"тә нәшер ителеп, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында 1500 тираж белән бастырылган.
Люция ГАЙФУЛЛИНА
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев