Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ташкентта төрле милләт балалары белән бердәм, дус булып укыдык

Минем бүген туган телебезгә булган мәхәббәт турында язасым килде. Ул бик күптән 60 ел элек күңелемә шулхәтле кереп калды һәм үземнең гасырлардан уңган-булган болгар каныннан туганлыгымны да исбатлаучы булды.


... Миңа 12 яшь. Фәһимә апам сары төстәге ефәк күлмәгемне кидереп, Ташкенттан әтинең әтисе Фәррах бабамнарга алып килде. Елаштык, куаныштык. Мин тиз генә бабай ясаган көянтәмне асып, чишмәгә суга төшәргә уйладым. Барысы да көлештеләр, “сагынган инде”, - диделәр. Шулай иде шул. Карасам, тыкрыктан ян күршебез, иң яраткан укытучым, татар телен үзләштерүгә зур өлеш керткән Оркыя Зәйнулла кызы Хәйруллина менә. Без бит әле күрешмәгән, шуңа да көянтәле чиләкләремне  чирәмгә куеп, каршысына йөгерәм. Ул, кош кебек, кулларын җәеп, көтеп тора. Кочагына алды да: “Әй, Галиям кайткан икән, сагындыңмы туган илеңне, Тимәшне?” – дип сорады.

Мин тилемсә инде, янәсе дә рус сүзләрен яхшы беләм: “Ага”, - дидем. Оркыя апаның күзендә яшь бөртекләре ялтырый (ул мине улы Рөстәм белән бергә имезгәнен үсеп җиткәч кенә белдем), шунда ул: “Галия, үз телебездә, матур итеп татарча “әйе” дип әйт. Менә бит кояш төсендәге күлмәк кигәнсең, телебез дә күк йөзендәге кояш кебек юлыбызны яктырта, балкыта”, - дип озак итеп мине сөйде. Әй рәхәт тойгылар кичердем шул чагында, әле һаман да нурлы йөзе күз алдымнан китми. Бәлки, шуңа да аның сүзләре күңелемә сеңгәндер.

Кызганыч, укытучым бик иртә, 46 яшендә якты дөнья белән саубуллашкан. Аның урыны, әлбәттә, оҗмах түрендә, үзе кебек, изге җаннар янында. Фәһимә апай кабат Ташкентка, әбием үлгәч (мин Тукай кебек, апа-әби-бабайда үстем, гәрчә әти-әни исән булсалар да, серен һаман  ник шулай булганын белмим) алып китте. Мәктәптән кайткач, Кәүсәр ападан килгән хатны укыганда, нидер начар булачагын сиздем, тәнемне дерелдәү куырды. Оркыя апаның вафат булуы турында укуы бик авыр иде. Балачагымда якты йолдыз булып балкыган, мәрхәмәтлелеге белән укучыларны үзенә тартып торган, татар теленә тирән мәхәббәт уяткан Оркыя апама барлык укучылары исеменнән рәхмәт сүзләре белдерәм. Хәзер андый укытучылар сирәгрәк күренә кебек, әллә миңа гына шулай тоеламы?

Ташкентта да без гел өйдә татарча сөйләштек, урамда үзбәкчә сөйләшәбез, безгә җиңел, чөнки телләр якын. Үзебезнең язучы-шагыйрьләребез белән горурлану хисе анда яшәгәндә көчәйде, үсте.

10нчы класста укыганда Зина Ким белән утырдым. Мөлаем йөзле корея милләтендәге бу кыз бөтенебезне Муса Җәлил шигырьләрен яттан белүе белән шаккатыра иде. Төрле бәйгеләрдә дә гел җиңүче булды, рус теле укытучыбыз махсус, Җәлилнең берәр шигыренең җөмләсен генә әйтүе була, Зина чын артистларча дәвам итә. Гомумән, шагыйрь иҗаты еларлык юллары белән күпләрнекеннән аерыла, тәрҗемә итүчеләре дә бик талантлы шагыйрьләр.


Еллар үтте, 43 ел элек Ташкентта һич уйламаганда Зина белән очраштык. Ул Воронежда яши икән, ирен шунда юллама белән җибәргәннәр, үзе табибә. Алар милләте дә дөнья буйлап сибелгән һәм ул шунда мине шаккатырды – ике улына да Муса һәм Җәлил (Джалиль дип үзе әйткәнчә язам) исеме кушканнар. Ире  кореяле, ул да каршы килмәгән. Гаҗәп инде, без татарлар Альберт, Артур, Энгель, Марс, Энгельс исемнәре, ә башка милләт кешесе (рус та түгел бит әле) татар (төрки) исеме кушкан.

Медицина институтында Анвар Шаамухамедов аспирантурада укыганда, безгә, ягъни студентларга да лекцияләр укый иде. Ул минем татар кызы икәнлегемне белгәч, хатыны Ойгульгә үзләренә кунакка чакырырга кушкан. Ялындырып тормадым, үпкәләтмәдем – бардым. Баксаң, әтиләре үзбәк теле укытучысы икән. Гаҗәп, өйләренең бер бүлмәсендә зур китапханә, ә анда Габдулла Тукаебызның шигърияте генә дә бер киштә. Татар телендә дә (инде таушалып, бик күп тапкыр укылганы күренә), үзбәк, фарсы телләрендә дә бар. Азиз әка миңа: “Сезнең халык – бөек милләт, чөнки Тукаегыз бар”, - диде. Шул сүзләре белән дә үзбәк халкына хөрмәтне нәкъ ул тәрбияләде дисәм дә, ялгышмам. Хатыны да татарларны якын итүен әйтте, дуслары арасында алар да күп икән.

Шулай Ойгуль белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булдык. Шуңа да үзбәк, ягъни “үзләренә үзләре хуҗа” сүзләреннән торучы милләтне мин һәрвакыт яклыйм. Әйе, нәкъ яклыйм. Соңгы вакытта олы яшьтәге хатыннар авызыннан тискәре, яман сүзләр ишеткәләдем. Бу миңа авыр тәэсир итте, алар авыр елларда үз илләренә сыйдырып, күпме халыкны ачлыктан саклап калганын да һич онытырга ярамый. Дус яшик, тату булыйк.

Галия Шакирҗанова

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев