Тормыш ул үзе могҗиза, табышмак
Аптырап, башны кая куярга белмичә бик озак йөргән чаклар була. Ә тирә-юньдәге кешеләр – табышмак. Ярдәм, киңәш, хәтта юл сорап, башны күтәргәндә, күпләр сине күрми атлап үтеп китәләр.
Сере сиңа сыя
Бар кеше дә андый түгел, әлбәттә. Ә чын дуслар бар алар. Кеше аларны үзе эзләми, тормыш билгели, Аллаһы туры китерә. Эч сереңне бушатырлык кеше бар ул, аны күрергә генә кирәк. Кем өчендер дус – ул әнисе, кемнеңдер күршесе, ә кемнеңдер хезмәттәше чын дус, бер сүз әйтүгә килеп җитә. Учлап санап булмый ул дусларны: йә бер була ул, йә бердән күбрәк.
Уйлан, кара син тирә-ягыңа, синең дә бар ул андый иптәшең. Аның сүзе сиңа гына сыя, бер ул гына сине ишетә. Дустың булса, сөенергә кирәк. Димәк, син бай кеше. Авыр чаклар бергә үтелсен, гомер йомгагы шул кешеләр белән сүтелсен. Хакыйкатьне йөзгә бәреп әйтә торган кеше генә дус була. Бу кырыс дөньяда синең җырың бетсә, дәвам итеп китә ул чын дус. Беттем, диеп ауганда, чын дус иңен куя. Карлы-бозлы яңгыр яуганда җаннарыңа ышык була белә. Абынып-сөрлеккәндә, бөтен өметләр өзелгәндә, зарыгып бер моңлы җыр көткәндә, өйне төзегәндә чын дус кирәк. Тормыш дәрьяларын кичкәндә, соңгы көчеңне җыеп, яшәргә омтылып йөзгәндә, югалтулар үзәкләрне өзгәндә, хәтта гомереңнең көзендә дә яныңда дус кирәк. Дусларым юк, дип уфтанма, бар ул дустың. Әниең, туганың, хәләл ирең, хатының. Дуслар булганда, тормыштагы бөтен сынауларны үтеп була.
Серне эчкә җыю яман чиргә китерә. Моңсу чагында, күңелең тулганда күк йөзендәге Чүмеч йолдызга кара. Сагышыңны шул биектәге йолдызга булса да, сөйләп тынычлык ал. Йә булмаса, сереңне җилгә, агымсуга сөйлә. Чукырак бул, берүк гайбәт сөйләүчеләргә кушылма. “Сереңне беркемгә дә сөйләмә, якын дустың кайчан да булса дошманыңа әйләнергә мөмкин”, дип сөйләүчеләр бар анысы. Әмма бушанырга кирәк, чөнки яшерен сер йомгак булып катып, чиргә илтә. Иң яхшысы, догалар укып, намазга басып, Аллаһыга якынаерга.
Хөсетлек кермәсен. Төрле кешеләр белән очрашырга туры килә тормышта. Соңгы телемен кисеп бирердәй кешеләр күп. Дуслар нинди генә мөһим эшләре булсада, сине күрүгә якты уйлары, ачык йөзе белән күрешергә суза кулларын. Аллаһы Тәгалә сынар өчен каршыга начар бәндәләрне дә җибәрә шул. Күңелләрендә ачу, нәфрәт, гайбәт йөртеп арып беткән адәмнәрне гафу итә белик. Гайбәт сүзләргә исегез китмәсен. Сезнең үз тормышыгыз, үз гамегез. Бу дөньядан тик матурлыкны гына эзләгез, күрә белегез. Бер Аллаһыга гына буйсынып яшибез, Аллаһыдан гына куркабыз. Күңелләребез изге, саф булсын. Дошманга да рәхмәтле була белергә кирәк.Чөнки алар яшәр өчен, көрәшер өчен көч бирә.
Күңелеңә хөсетлек, мәкер, көнчелек, азгынлык, тәкәбберлек, мин-минлек кебек тискәре хисләрне кертмә. Начарлык эшләмәү – үзе яхшылык бит ул. Кешеләрдә яхшылыкны гына күрә белү дә яхшы сыйфат ул. Шуның өчен Аллаһыга шөкер итик. Кыска гына гомер эчендә Аллаһка рәхмәтле булыйк.
Яфраклар да бит һәр ел фасылында төрле төсләргә үзгәрәләр. Бүген син яхшы, иртәгә ялгышма син. Бер ялгышың өчен күпме түләргә туры килә. Авыр сүзләрне әйтүдән сак бул. Алар кимсендерә, йөрәкне меңгә телә. Начарлыклары тими торган кешеләргә тимә, тикшермә, рәнҗетмә. Рәнҗегән кешенең догасын Аллаһы Тәгалә кабул кыла.
Люция Закирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев