Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучылар бүләге

1998 елдан башлап, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Безнең Чкалов исемендәге мәктәп тә, бу бәйрәмгә - әниләргә бүләккә дип, ныклап әзерләнде. Бәйрәмнең төп хуҗалары XI сыйныф укучылары. Барлык әзерлек эшләре, бәйрәмне оештыру аларга йөкләнгән. Римма Сәүбанова, Әлфия Бадыкшанова, Илгиз Бадыкшанов, Лилия Харисова, Ләйсән Хәлимова, Ленар Халиков...

1998 елдан башлап, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Безнең Чкалов исемендәге мәктәп тә, бу бәйрәмгә - әниләргә бүләккә дип, ныклап әзерләнде. Бәйрәмнең төп хуҗалары XI сыйныф укучылары. Барлык әзерлек эшләре, бәйрәмне оештыру аларга йөкләнгән. Римма Сәүбанова, Әлфия Бадыкшанова, Илгиз Бадыкшанов, Лилия Харисова, Ләйсән Хәлимова, Ленар Халиков һәм барлык сыйныфтан җыелган сәләтле укучылар бәйрәмгә көне-төне диярлек әзерләнделәр.


Актлар залында стенада укучыларның әниләргә багышланган рәсем күргәзмәсе урын алды. Һәрбер әни нарасые - йөрәк җимеше иҗат иткән матур рәсемнәр белән таныша алды. Тирә-як төрле төсле шарлар белән бизәлеп, бәйрәм рухын тагын да көчәйтте.

Сәхнә бизәлешенә дә исең китәрлек. Мәктәбебез рәссамы Әлфия Бадыкшанова тарафыннан зур итеп йөрәк рәсеме ясалды. Йөрәкнең ярты өлешендә - Ана сурәте булса, икенче өлешендә - ана кулында сабый рәсеме. Аннан астарак чәчәкләр белән бизәлгән, төрле нурлар сибеп, аллы-гөлле янып торган лампочкалар бәйрәмгә сихри бер нур өстәп, ямь биреп торды.

Актлар залы әниләр, әбиләр белән тулган. Бар да баласыныңмы, оныгыныңмы чыгышын карарга килгән. Бар да шат йөзле, түземсезләнеп бәйрәм башланганны көтә.

Менә ул тантаналы мизгелләр. Бәйрәмне алып баручылар, татар теле һәм әдәбият укытучылары - Лилия Харисова, Ләйсән Хәлимова кичәне ачык дип белдереп, сүзне XI сыйныф укучыларына бирде.

Биюче кызлар, ярым караңгы сәхнәдә кулларында янып торган шәмнәр белән йөрәккә үтеп керерлек музыкаль композиция күрсәтте. Бәйрәм татар һәм рус телләрендә җыр-бию , нәфис сүз белән матур итеп үрелеп барды. Алай гына да түгел, укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә тамашачыларга тәкъдим итте. Ул шигырьләр әниләргә карата иң матур хисләр, мәхәббәт белән сугарылган иде. Һәм, билгеле инде, аларны әниләр бик җылы кабул итте. Моннан тыш, әлеге шигырьләрдән "Әнием-алтыным" дип аталган китапчык ясадык. Монда укучыларның әниләренә багышланган иҗат җимешләре урын алды.

Шушы мәктәпне тәмамлап, бүген армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең җылы хатлары да укылды. Солдат әниләрен котлап, мәктәбебезнең гитара остасы Артур Васильев җыр башкарды, әлеге минутта солдатларның һәм аларның әниләренең сурәтләре экранда гәүдәләндерелде. Гомумән, бәйрәм башыннан ахырына кадәр укучылар иҗат иткән, әниләргә багышланган слайд-шоу белән үрелеп барды. Бу мизгелләрдә сабыйларын сагынып, аларны юксынып яшәгән әниләрнең күзләре кайнар яшьтән дымланды.

IX сыйныф укучысы Айрат Гәрәев башкаруында татар халык җырларына тезмә дә күңелләргә хуш килде. Сагынылган гармун моңнары, бертуктамый тыңлыйсы гына килеп тора. Их, күбрәк булсын иде шул гармун телләрен тибрәтүчеләр! Молодец, Айрат, шулай дәвам ит гармунда уйнавыңны. Шулай ук IX сыйныф укучысы Катя Козлованың инглиз телендә башкарган җыры да йөрәкләргә хуш килде. Ике сәгатьтән артык барган бәйрәм кичәсен, укучылар чыгышын алкышлый-алкышлый, учлар янып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X