Онытмыйлар аны укучылары. Авылда булганнары ерактан ук сәлам биреп, «Ни хәлең бар, Халидә апа?» дип китә, читтән кайтучылары өенә килеп тә хәл-әхвәлен белешә. Ничек итеп онытасың, ди инде, нәни кулыңнан тотып, хәреф язарга өйрәткән укытучыны, әнидән соң икенче урында торган Апаны.
Сүзем Зәй-Каратай авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Халидә...
Онытмыйлар аны укучылары. Авылда булганнары ерактан ук сәлам биреп, «Ни хәлең бар, Халидә апа?» дип китә, читтән кайтучылары өенә килеп тә хәл-әхвәлен белешә. Ничек итеп онытасың, ди инде, нәни кулыңнан тотып, хәреф язарга өйрәткән укытучыны, әнидән соң икенче урында торган Апаны.
Сүзем Зәй-Каратай авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Халидә апа Әхмәтшина турында. Кырык елдан артык эшләү дәверендә ничәшәр йөз баланың игътибарын үзенә каратты икән ул?
- Төгәл генә санын да әйтә алмыйм, - ди үзе. -Балалар агач һәм таш мәктәптә укыдылар, без ике арада йөрдек. Ул чакта класста 38-42шәр укучы була иде бит. Еллар узгач та, Сабантуй бәйрәмендә очрашып, үткәннәрне искә төшерәбез. Игелекле балалар булдылар, Аллага шөкер. Шулай беркөнне кибеттә товарлар алам. Шактый җыйдым инде, тагын нәрсәнеңдер бәясен сорадым, аннары, әй, ярар, кыйбат икән дип, китә башлаган идем, берсе шуны алып биреп, сумкама куйды. Баксаң, элеккеге укучым икән,- дип сөйли ул.
Шушы авыл кызы Халидә ятимлек ачысын татып үсә. Әтисе Донбасс ягында шахтада эшләгәндә, сугыш башланып, фронтка китә дә хәбәрсез югала. Гаиләдә бердәнбер бала әнисенә ярдәмче булып җитлегә. Авыл мәктәбен «4» һәм «5» ле билгеләренә тәмамлап чыга һәм 1952 елның 1 сентябрендә кыз мәктәптә пионервожатый булып, эшчәнлеген башлый,16 ел шушы хезмәтен башкара. Эшләгән чорда Казанда пионервожатыйлар әзерли торган алты айлык курсларда укып кайта.
Пионер отрядлары, барабан кагулар, быргы кычкыртулар, тематик кичәләр үткәрү - барысы да аның башыннан үткәннәр. Аннан башлангычлар укытучысы итеп куялар. «Класста бала күп булса да, тәртип иде ул чагында. Балалар да тыңлаучан булдылар. Шундый заман иде бит: классы белән колхозга эшкә калдырырга дип максатчан укыталар, калалар, берсе дә китми иде», дип искә ала ул.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 30 нчы номер, 24 апрель, 2015 ел саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев