Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ут – бар тапканыңны юк итә

Инде байтак еллар ябык булып, ишекләре бүтән ачылмаска бикләнгәнгә, балалар авазы ишетелмәгәнгә боек торган мәктәпнең уйламаганда-көтмәгәндә, ут белән саксыз эш итү аркасында, дөрләп янып китүе әле бүген дә безгә дошманына да теләмәс газаплы төш кебек тоела. Иртәнге дүрттә Мөэмин-Каратай авылы аякта иде инде. Шәһәр һәм район янгын сүндерүчеләре тырышлыгы белән...

Инде байтак еллар ябык булып, ишекләре бүтән ачылмаска бикләнгәнгә, балалар авазы ишетелмәгәнгә боек торган мәктәпнең уйламаганда-көтмәгәндә, ут белән саксыз эш итү аркасында, дөрләп янып китүе әле бүген дә безгә дошманына да теләмәс газаплы төш кебек тоела.


Иртәнге дүрттә Мөэмин-Каратай авылы аякта иде инде. Шәһәр һәм район янгын сүндерүчеләре тырышлыгы белән янгын сүндерелде, ә иң мөһиме: башка йорт, биналарга ут капмасын өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнде дип әйтер идем. Көек, янгын исе аңкып торган мәктәп хәрабәләреннән арыну - янган, яки янып бетмәгән агач һәм башка материалларны кичекмәстән авыл читендәге махсус урынга ташырга кирәк иде. Әнә шушы максаттан, шимбә - якшәмбе оештырылган өмәгә килгән авылдашларга рәхмәттән башка сүзебез юк. Мәктәп яшендәгесе дә, яше-карты да кырмыскадай эшкә ябышты. Шәхси тракторлары белән төп эшне башкарганнарга җан эретерлек нинди генә сүзләр әйтәсе икән?!
Мөэмин-Каратай авылы башлыгы Әнисә Ханнанованың югарыда телгә алынган көннәрдә керфек каккан мәле булдымы икән? Ул изге гамәлләре, халык күңеленә ачкыч таба белүе, иксез-чиксез хезмәт дәрте, оештыра белү сәләте белән тагын бер тапкыр үзенә карата хөрмәт, ихтирам уятты.
Тәүге тапкыр ишекләрен 1955 елда ачкан агач мәктәп урыны янгыннан арынды. Әле тагын бер өмәлек эш бар барын. Киләсе шимбәдә авыл халкы көче белән анысын да җиңәрбез дип уйлыйм. Ә мәктәп гомер сөргән урында маллар йөрмәс, ташландык урынга әверелмәс. Авыл җирлеге, халык ярдәменә таянып, аны Мөэмин-Каратайның ял итә алырлык иң мөһим урыны итүгә көчебезне кызганмабыз.
Ә инде газет укучыга шуны әйтәсе килә: бур алтын яки акчаны гына урлый. Ут, янгын фаҗигасе бар тапканыңны, җыйганыңны мизгел эчендә юкка чыгара. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын