Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Ватык фонарьлар” урамы

Бик күптәннән балаларга мәчетне, аның алдындагы мәйданчыкны, республикабыз символы - "Ак барс"ны күрсәтәсем килеп йөри иде. Октябрь аенда көннәр бик матур торгач, алып чыгарга булдым. Балалар шатланып, мәчетнең матурлыгына сокланып, махсус юл-басмаларда йөгерешеп, "Ак барс" белән горурланып йөрделәр. Шунда бер бала: "Карагыз әле, монда без генә түгел, "Улицы разбитых фонарей"...

Бик күптәннән балаларга мәчетне, аның алдындагы мәйданчыкны, республикабыз символы - "Ак барс"ны күрсәтәсем килеп йөри иде. Октябрь аенда көннәр бик матур торгач, алып чыгарга булдым.


Балалар шатланып, мәчетнең матурлыгына сокланып, махсус юл-басмаларда йөгерешеп, "Ак барс" белән горурланып йөрделәр. Шунда бер бала: "Карагыз әле, монда без генә түгел, "Улицы разбитых фонарей" киносын караучылар да йөргән", - дип кычкырып җибәрде. Мин аптырап: "Ник алай дисең?" - дигәч, Алмаз: "Бөтен фонарьларны ватып бетергәннәр бит!" - димәсенме?! Шундагы вәхшилекне кылып йөрүче егет-кызларны шелтәлисем килде. Чөнки дөньяның гүзәллегенә, архитектор-төзүчеләрнең эшләренә төкереп бирүчеләр саны елдан-ел арта.

Әйе, бала сүзенең асылында дөреслек ята: бөтен фонарьлар ватылып беткән, тирә-юньдә әле җыештырылырга өлгермәгән пыяла ватыклары бихисап иде. Юл буе әле күңелләре керләнмәгән 5-6 яшьлек балалар белән "Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар" дигән темага сөйләшеп кайттык.

"Тишкәнче юаргамы?"

Николай Васильевич Корнечуковның (без аны Корней Чуковский псевдонимы аркылы беләбез) "Айболит" һәм "Мойдодыр"ын укыйбыз. Балаларның яраткан шигырьләре арасында алар икенче урында тора. Нигә диясездер. Җавап гади: беренче урында - Г.Тукайның "Шүрәле"се белән "Су анасы". Ышанмасагыз, килеп сораша аласыз.

Иртән - "Айболит"ны, кич - "Мойдодыр"ны укыдым. Әминә уйланып утырды да: "Нигә битләрне ертылганчы юарга кирәк соң? Аннары җәрәхәт була бит?" - дип сорады, "Мойдодыр" дигән сүзне турыдан тәрҗемә итеп. Реналь аптырап калмады: "Айболит нәрсә өчен кирәк соң? Аның янына йөгерәсең дә, ул дәвалый", - диде.

Йә, Хода, балалар ничек фикер йөртә хәзер?! Безгә дә бу әсәрләрне мәктәптә укыган иделәр, ләкин исемнәре турында уйлап та карамадык. Асылында ни ятканын: чиста йөрергә, дус-тату яшәргә кирәклекне генә аңлаганбыз, күрәсең. Бәлки, рус телен начар белүебез дә моңа этәргеч булгандыр. Логик фикерләү сәләте дә җитеп бетмәгәндер. Төптән уйлап карасаң, Әминә сүзләрендә хаклык та бар: "Нигә бит-кулларны тәмам тишеп бетергәнче юарга?". Аннары балаларга: "Ул заманнарда сабын-порошок булмаган, тәнне селте белән (көлне эретеп) юганнар, ә ул еш кына бик каты ышкысаң, тишкәндер. Сабын бик бай яшәүчеләрдә генә булган", - дип аңлаттым. Балаларның күбесенә әле дүрт яшь кенә. Диана: "Димәк, без хәзер байлар, сабыннар өйдә дә, балалар бакчасында да бик күп", - дип куймасынмы!

- Әйе, балалар, без хәзер бай яшибез, чөнки һәр көнне бакчада биш тапкыр тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, ипине күпме теләсәгез, шуның кадәр ашыйсыз. Ә өегездә? Әни-әтиләрегез шоколад-конфет белән һәрдаим сыйлап тора. Шуңа күрә күбегез мине куып җитәсез, әнә, буйга ничек тиз үсәсез, - дидем.

Конфет-прәннек дигәннән... Ата-аналарына сәламәтлеген какшатасыз, артык күп татлы ризык файда китерми, андагы химик матдәләр иммунитетны бетерә, - дидем. Аңламыйлар шул, 17-18 яшьтә бала табып, ана булырга өлгергән хатыннар иртән-иртүк баласына конфет тоттырып төркемгә кертеп җибәрә.

Минем әти бөҗәкләр яратмый

Һәр дәресне табигать белән бәйләп алып барырга тырышам. Чөнки тәрбиягә игътибар хәзер чамалырак, барлык нәрсә укуга юнәлдерелгән. Мисал өчен, 4 яшьлек балалар программасында әле 4-5 ел элек кенә мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүчеләр өчен төзелгән биремнәр теркәлгән. Чираттагы дәрес - бөҗәкләр турында. Бер кызым: "Ә минем әтием бөҗәкләр яратмый", - димәсенме. "Ник алай?" - диюемә: "Ә ул чебеннәрне үтерә", - диде. Мин тизрәк әтине "реабилитировать" итәргә тотындым. "Аларның бик зарарлылары бар, чебен күп кенә чирләр тарата, шуңа әтиең дөрес эшли", - дигәч, "Аның да яшисе килә бит!" - дип, кычкырып еларга ук тотынды. "Ярар, ярар, елама, әтиең аларны тотып урамга чыгарып җибәрер", - дип итәгемә утыртып баланы тынычландырдым. Кич белән кызның әтисе белән сөйләштем.

Менә шундый нечкә күңелле, йомшак табигатьле балалар да бар шул!

Этемне үзегезгә алыгыз

"Һәр кешенең тормышында берәр эте булырга тиеш", - дигән язучы Ю.Яковлев. Мин аның белән тулысынча килешәм, чөнки өенә эт сыендырган кеше һәрвакыт мәрхәмәтле, шәфкатьле була. Тик соңгы елларда кешеләр байлык туплау белән мәшгуль. Аларда урамда тилмереп йөрүче эт-песиләр кайгысы булмый шул: тизрәк өйдә өченче тапкыр ремонт ясарга, яисә, җир алып өй салырга, чәшке тун алып кәттә машиналарда йөрергә һәм башкасы.

Беркөнне бер малай: "Галия Яхиевна, сез сад-огородка барып минем этемне үзегезгә алып кайтыгыз әле", - диде. "Нәрсә булды, син Альфаны бик ярата идең бит", - дигәч: "Әнием ачулана, яңа мебель алдык, ул йоны белән пычрата. Мескенем хәзер анда туңып үләр инде", - дип калтырарга тотынды. Бу малай минем төркемгә йөрми, җәй көне бер тирәдә уйныйбыз, хайваннар турында еш сөйләшәбез, чөнки балалар бакчасына бик еш эт-песи балаларын ташлап калдыралар. Бу кешеләр турында ни генә уйларга да белмим, юньсезлек бит бу! Алар кечкенә балалар психикасына нинди куркыныч янаганын да аңламый, бугай. Бәлки, әти-әниләре шул елап йөрүче җан ияләрен кызганып өйләренә алырлар, дип уйлыйлардыр. Юк шул, берсенең дә күңеле әрнеми, битараф кына узсалар ярар иде дә бит, юк, күбесе тибеп үк җибәрә. "Аяк астында буталып йөрмәгез әле", - дип кычкыручылар да еш очрый. Мин андыйларга: "Сезне дә шулай картайган көнегездә балаларыгыз тибеп йөртер, йә картлар йортына илтер", - дип әйтми түзә алмыйм.

Малайның әнисен ике көн сагалап тордым, күрдем, сөйләштем. Әйтергә кирәк, тыңлап торды, ә бит артык баерга өлгергәннәрнең күп очракта мыскыллы елмаеп та узулары мөмкин. "Ярар, аңладым, авылда яшәүче дусларыбыз белән сөйләшермен. Аларга илтербез, ашарына күбрәк "Pedidree" илтеп бирербез. Риза булырга тиешләр", - диде. Малае әнисенең күзләренә карап: "Ә без аларга еш барырбыз, әйеме?" - дип сорады. Әнисе башын какты.

Көннәр суытты. Әле яллар булды. Хәзер эт кайда икән? Сукбай этләр рәтен тутырдымы, әллә ана вәгъдәсен үтәдеме? Малаеның хөрмәтен яуласын иде дә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X